Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Синоптиклар августта нинди һава торышы буласын әйтте

Синоптиклар августта нинди һава торышы буласын әйтте. Идел-Нократ районында һәм Урта Иделдә уртача айлык температура +18...+20 °булачак, бу гадәттәгедән бераз җылырак.

Фаразланган явым-төшемнәрнең күләме 55-75 мм, бу гадәти күренешкә якын.

aif.ru хәбәр иткәнчә, айның беренче көннәрендә кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә, көндез һава +27 градуска кадәр җылыначак, +32 °С, урыны белән +35 градуска кадәр җитәр дип көтелә.

Беренче ункөнлектә урыны белән яшенле яңгырлар фаразлана, максималь температура көндез +22...+27 °С, Урта Иделдә — +25...+30 °С.

Беренче ункөнлек ахырында кыска вакытлы яшенле яңгырлы, көндез +21 - +26 градус, урыны белән + 29 °С булачак, тотрыксыз һава торышы сакланачак. 

Ай уртасына урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көндез +19 -+24 градус булыр дип көтелә.

Өченче ункөнлек башында шактый җылыначак, көндез +25 -+30 °С градуска кадәр җитәчәк, явым-төшемсез.

Өченче ункөнлек уртасында кыска вакытлы яшенле яңгырлар, көндез +17 - +22 градус, явым-төшемнәр көтелә.

Август җылы һәм коры һава торышы белән тәмамланачак, көндез +20...+25 °С булыр дип фаразлана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы фараз

2
X