Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов 11 яшьлек Әмирханның хыялын тормышка ашырды

Татарстан Президенты «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты.

ТР Дәүләт Советында "Теләкләр чыршысы» дип аталган яңа ел алды акциясе узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

ТР Дәүләт Советының быелгы соңгы утырышы алдыннан парламент бинасында балаларның хыяллары язылган открыткалар һәм уенчыклар белән бизәлгән чыршы куелган иде. Рөстәм Миңнеханов та чыршыдан открытка алды. Ул Казаннан 11 яшьлек Әмирхан Садыйковның хыялы язылган открытка булып чыкты. Анда малай үзенең чын вертолетта очарга теләве турында язган булган.

Рөстәм Миңнеханов Үзенең инстаграм сәхифәсендә Әмирхан белән вертолетта очкан фотосын да урнаштырды.

Исегезгә төшерәбез, акция 2014 елда Татарстанда ирекле инициатива буларак башланган «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты буларак оештырылды. Узган ел проектны Россия Президенты Владимир Путин да хуплады.

Быелгы акция кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан җиде яшьлек Әмир Фәйзрахмановның хыялын тормышка ашырачак. Малай тимер юл һәм «Лиллабу» сериясе поезды турында хыяллана икән. Ә Минтимер Шәймиев 17 яшьлек егеткә ноутбук бүләк итәчәк.

«Чыршыдагы открыткаларга материаль һәм материаль булмаган теләкләр язылган. Алар инвалид балалар, ятим балалар һәм аз керемле гаиләләрдә яшәүче балалар ның теләкләре һәм хыяллары.

Теләге булган һәркем открытканы алып укый һәм аны тормышка ашыра ала.

«Быел бөтен ил буенча 7,5 меңгә якын баланың теләге язылган чыршылар тора. Татарстанда алар 200гә якын», – дип сөйләде «Минем белән хыяллан» проекты җитәкчесе Тимур Сафин.

Аның сүзләренә караганда, узган елны 2 мең теләк үтәлгән.

«Мондый чыршылар төрле корпорацияләрдә, төрле субъектларда, төбәк администрацияләрендә, ягъни бездән башка куела. Моны контрольдә тоту кыен. Февраль ахырында нәтиҗәләр ясарга мөмкин булачак», – дип билгеләп үтте Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев