Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Ни белән үлчәнә үткән гомер?

Узган гомер, шул юлларда кылган эш-гамәлләр белән үлчәнәдер.

Ни белән үлчәнә үткән гомер? 
Калган эзләр белән. 
Кеше күңеленә орлык итеп
Салган сүзләр белән!..
Сүзләр... Күзләр... Китте уйлар... Сабый чакта сүзләр дөньясын рәсемнәр аша өйрәнәбез... Китте, китте уйлар, барып тоташты "Көмеш кыңгырау"га. Уйның тәртибе юк... Һич килешәсе килми: рәссам Фаил Ислам да киткән... Кайтмаска киткән!.. Татар баласының балачагын матур төсләр, уйнакчан тере сыман рәсемнәр, якты хыяллар белән бизәгән, үзе дә балалар кебек эчкерсез саф күңелле Фаил үлмәс кебек иде әле. Тәмам олыгаеп картаеп беткәнче, "Көмеш кыңгырау"ны күңелгә хуш килгән рәсемнәре белән бизәр кебек тоела иде. Куллар, үзеннән-үзе сакланган элекке газеталарны барлый. Әйе шул, күптәннән эшли иде. Минем кызларым бу газетаны куанып кулга тотканда, "Рәссам Фаил Ислам" дип языла иде анда. Инде минем балаларның балалары "Көмеш кыңгырау" укырлык яшькә җитә килә. 
Ни белән үлчәнә гомер?.. Узган гомер, шул юлларда кылган эш-гамәлләр белән үлчәнәдер. Кешенең бит, ничә яшьтә булуына карамастан, иң матур хыяллары, ихлас куанычлары аның һич онытылмас балачагы белән бәйле. Балалар күңелен бизәгәнсең, Фаил. Газетадагы һәр сүзне күңелдә шытарлык орлык итеп, матурлап, кызыктырырлык итеп бирүдә Сезнең өлеш саллы. Бу эшне бары күңеле матур, саф булган кеше генә эшли ала. Керсез саф йөрәктән балаларның саф йөрәгенә барып ирешә килгән алар. Фаил белән аралашырга туры килде. Дуслаштык. Үпкәләшеп әйткәләшергә дә туры килде. Әмма без дуслар булып калдык.

"Ызандашлар" китабына тышлыкны ул ясады. Ярдәм сораган чакта карусыз булыша иде. Зур рәхмәтләрем рухына дога булып ирешсен! Якыннарына сабырлык телим.

Гүзәл Галләмова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев