Көмеш кыңгырау

Кеше китә... китә мәңгелеккә...

Фаил Исламның якты истәлегенә...

Кеше китә... китә мәңгелеккә, 
Кала өелеп күпме эшләре... 
Гаҗиз булып кала якыннары, 
Боегалар дус, кардәшләре. 
Әйтелмәгән, тел очында калган 
Сүзләр инде аңа кирәкми. 
Түгелергә торсаң, түгел әйдә, 
Бер кочаклап ялгыз тирәкне... 
Ышанасы килми, яман хәбәр 
Көтмәгәндә килеп кагылды. 
Күпме синең җырланмаган җырлар, 
Ясалмаган сурәт калгандыр... 
Тургай булып очып киттең күккә, 
Кыр казлары белән кайтырсың. 
Караңгыга чумган син төн түгел, 
Кояшлы таң булып атарсың! 
Кеше китә... күпме истәлекләр 
Күңелләргә салып калдырып... 
Җәннәттә бул – изге гамәлләрең 
Хур шәмнәрен торсын яндырып. 
13.07.2019.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: