Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Инстаграмда "Без Тукайны укыйбыз" марафоны бара

Хәзерге вакытта инстаграм челтәрендә #безтукайныукыйбыз хэштегы белән 841 видеоязма урнаштырылган. Марафон 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Апрель – Габдулла Тукайны искә алу, аның иҗатын барлау ае. 

Шул уңайдан, Арча мәдәният идарәсе һәм Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, шигърият сөюче дуслары өчен, 25 март - 26 апрель көннәрендә, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел туу уңаеннан, “Без Тукайны укыйбыз” исемле әдәби марафон үткәрә.

Һәр катнашучы, үзенең күңеленә хуш килгән Г.Тукай шигырен (татар яки рус телләрендә) сайлап алып, марафон барышында укып, видеоязманы Инстраграм аккаунтында урнаштыра ала. Марафонны Арча районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев башлап җибәрдеде.

Бу әдәби марафон, Г.Тукай иҗаты турында белемнәрне баету һәм камилләштерү, сәнгатьле сөйләм, чыгыш ясау осталыкларын үстерү һәм баету максатыннан оештырыла.

Марафон балаларны гына түгел, урта яшьтәгеләрне һәм өлкән буын вәкилләрен җәлеп итте. Г.Тукайның әсәрләрендә хәзерге тормышның бик күп сорауларына да җавап табарга мөмкин. Әсәрләре туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уята, иҗаты туган йортыңа, туган җиреңә игътибарлы сакчыл караш тәрбияли, башлаган эшне азакка чаклы җиткерергә теләк, түземлелек үстерә һәм эстетик тәрбия бирә. Үз телең – ана телеңнең бөеклеген белеп яшәргә һәм аны өйрәнүне һәрвакыт дәвам итәргә кирәклеген төшендерә.


Арча районы Апаз авыл китапханәчесе Сафиуллина Илүсә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция марафон Тукай