Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Иҗат бәйрәме

Чаллының Үзәк китапханәсендә күренекле язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиеваның иҗат кичәсе булып узды. Кичәгә әдипнең күп санлы иҗатташ дуслары: каләм ияләре, галимнәр, мөгаллимнәр, сәнгать әһелләре, һәм әдәбият сөючеләр җыелган иде.

Дистәдән артык китап, киносценарийлар  авторы Айгөл Әхмәтгалиева турында без инде барысын да беләбез кебек, әмма кызыклы ачышларга да бай булды очрашу. Сәхнәдән Айгөлнең бик күп лирик шигырьләре, җырлары да яңгырады. Педагогия көллияте студентлары исә кичәгә язучының  «Ачкыч кайда?» комедиясеннән өзек сәхнәләштереп алып килгәннәр иде. Чаллы татар драма театрының күренекле артисты, Татарстанның халык артисты Гөлүсә ханым Гайнетдиновна сәхнәдән аның әсәрен башкарды.

Язучыны иҗат кичәсе һәм күркәм юбилее белән тәбрикләргә сәхнәгә бик күп билгеле әдипләр күтәрелде. Чаллы Язучылар берлеге рәисе Факил Сафин Айгөл Әхмәтгалиеваның талантына гына түгел, тырышлыгына, максатчанлыгына, өлгерлегенә дә зур бәя бирде. Республикадагы иң саллы журналларда проза бүлеге мөхәррире һәм «Ислам нуры» газетасының баш мөхәррире вазыйфаларын башкару  өстенәаның соңгы бер ел эчендә генә дә өч («Хәния», «Ак читек», «Сагынган чакларымда») китабы дөнья күргән. Беренче татар хатын-кыз артисты Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турындатурында өйрәнеп язылган әдәби-документаль әсәре «Туташ»  та озакламый китап булып басылып чыгачак.

Юбиляр-язучыны туган көне һәм иҗат бәйрәме белән күренекле әдипләр Айдар Хәлим, Рәшит Бәшәр, Рәзинә Мөхияр,  «Мәйдан» журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов һәм башка бик күпләр тәбрикләде. Кичәне бай мәгълүматлы, эчтәлекле һәм кызыклы итеп Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина әзерләгән иде. 

Ризидә Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев