Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Җиңү адымнары -2019”

Богады мәктәбенең “Җиңү волонтерлары” отряды Республикакүләм проектта иң яхшылар исемлегендә. Отрядның командиры махсус номинациядә җиңүче булды.

Быел Бөек Җиңүнең 74 еллыгы... Бик күп сулар аккан, бик күп кышлар-җәйләр узган, чор белән чор алышынган, тик ничек кенә булмасын, без халкыбызның тарихын, үткәнен онытырга хаклы түгелбез. Шушы максаттан Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә уку елы дәверендә күп төрле чаралар үткәрелеп килә. Мәктәбебездә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, педагог-оештыручы - Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы җитәкчелегендә “Җиңү волонтерлары” отряды эшләп килә.

“Җиңү волонтерлары” отряды бу уку елында 15нче апрельдән  9нчы майга кадәр Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган “Җиңү адымнары -2019” Республикакүләм проектында катнаштылар. Бу проект эченә кергән күп төрле чаралар һәм акцияләр (“Җиңү вальсы”, “Үлемсез полк”, “Хәтер чемоданы” һ.б. шундый акцияләр) мәктәпкүләм үткәрелеп, мәктәп сайтында һәм инстаграмында яктыртып барды.

7нче июнь көнне Казан шәһәрендәге Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының Кече залында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган “Җиңү адымнары -2019” Республикакүләм проектына нәтиҗә ясалды һәм бүләкләү тантанасы булды. Бу чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм Дәүләт Думасының милли эшләр комитеты рәисе Ильдар Гильмутдинов катнаштылар.

Безнең мәктәпнең “Җиңү волонтерлары” отряды Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган “Җиңү адымнары -2019” Республикакүләм проектында иң яхшы күрсәткечләргә ирешеп Диплом һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. “Җиңү волонтерлары” отрядының командиры Гаянов Айбулат Илфак улы “Иң яхшы отряд командиры” дигән махсус номинациядә җиңүче булып, Диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.

Бу көн безнең өчен иң истәлекле булды дип әйтсәк тә ялгыш булмас, чөнки, беренчедән, уңышыбыз өчен, икенчедән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында булдык.

“Җиңү волонтерлары” отряды эшчәнлеге, әлбәттә, бу проектка катнашу белән генә тукталып калмый, ә ел дәвамында барачак. Чөнки безнең мәктәп укучылары туган җирләрен ихластан яраталар, тарихи яктан өйрәнүгә кызыксынулары зур һәм бик активлар, булганнар.

Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы, Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев