Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Гаилә ныклыгы - бер-береңне хөрмәт итүдә, яратуда, дус-тату яшәүдә!

15 май - Халыкара гаилә көне уңаеннан мәктәбебездә Тубән Табын авылында яшәүче ветеран укытучы Хафизова Гөлфирә Вәгыйз кызы белән очрашу үткәрелде.

Гөлфирә Вәгыйз кызы укытучы гына түгел, 33 ел буена гаилә учагын сүндермичә саклаучы да, ирен яратып, хөрмэт итеп яшәүче хатын да, өч баһадирдай ул тәрбияләп үстереп, олы юлга чыгаручы да , хәзерге вакытта өч оныкның яраткан әбисе дә.

Ул укучыларга әти-әни, әби-бабайларга, туганнарга карата олы ихтирамлы булырга, аларны яратырга, аларның кадерләрен белергә кирәклеге турында сөйләде. Начар гадәтләрнең гаиләне таркатучы, балаларны ятим итүче икәнен аңлатты. Киләчәктә укучыларны андый начар юлга басмаска өндәде. “Гаиләнең ныклыгы - бер-береңне хөрмәт итүдә, яратуда, дус-тату яшәүдә“, - дип үзенең чыгышын тәмамлады. 
 



Мөслим районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты” тәрбиячесе Зилә Ильясова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев