Көмеш кыңгырау

“Елап утырудан файда юк”: Минтимер Шәймиев үз сүзен әйтте

Укучылар ял иткәндә, укытучылар мәктәптәге үзгәрешләр хакында сөйләшергә җыелды. “Глобальләшү процессы кешегә генә бәйле түгел ул. Дөнья күләмендә мәгариф яңарганда, без генә читтә кала алмыйбыз. Югыйсә артта калуыбызга үзебез гаепле булачакбыз”, – диде Алабугада халыкара педагогик форумның ачылу тантанасында катнашкан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

Бүгенге иртәгәгә ярамый  

Беренче Президент әйтүенчә, әгәр белем бирү дөрес итеп оештырылса, балаларга уку да уңайлырак булачак, алар күбрәк тә беләчәк.  

– Хәзер балалар элеккеге кебек бер телем ипигә тилмереп үсми, Аллага шөкер. Бар иде бит заманалар, әни: “Букчаңа ипине яшереп кенә салып куй да тәнәфестә ашарсың”, – дип әйтә иде. Бүген белем алу өчен барлык мөмкинлекләр бар. Киләчәк­тә икенче сменалар, озынайтылган көн төркемнәре бетәчәк. Республи­каның заманча алымнарны үзләште­рергә куәте бар, мин моңа ышанам, – диде Минтимер Шәрипович.  

Кичәге белем бүгенгә ярамый, ә киләчәк мәктәбе бөтенләй башка булачак. Казан федераль универси­тетының Алабуга институты директоры Елена Мерзон әйтүенчә, замана мәктәбе ун ел элеккегесеннән шактый аерыла. Кәгазь журналлар бетте, яңа белем бирү стандартлары тормышка ашырыла, укытучы өчен һөнәри стандартлар булдырылды һәм башкалар.   – Россия мәгарифе биш ел эчендә уку сыйфаты буенча иң алдынгы ун ил исемлегенә керү бурычын куйды. Бүген яңа мәктәпләр төзү эше бара. Бу исә – укытучыларга яңа эш урыннары булдырылачак дигән сүз. 2021 ел ахырына кадәр өченче сменада укучылар калмаячак. 2024 елда укучылар шәхси программаларны сайлый алачак, – ди Елена Мерзон.   Татарстанда тормышка ашырылачак илкүләм проектларга зур өмет баглыйлар. Мәгарифкә моның өчен 6 миллиард сум акча җәлеп ителәчәк. Сан да, сыйфат та яхшырырга тиеш, димәк.   – Татарстан – белем сыйфаты буенча алдынгылар рәтендә. Укытучылар, укучыларның казанышлары бе­лән горурланабыз. Безнең алга көн­дәшлеккә сәләтле, замана таләбенә җавап бирерлек шәхесләр тәрбия­ләү бурычы куелды. “Демография” илкүләм проекты буенча быел 29 бакча сафка басачак. Киләчәктә республика олимпиада үзәгендә “Сириус” филиалы, IT-клуб, башкалада Кванториум төзеләчәк. Авыл мәк­тәп­ләрендә өстәмә ОБЖ, информатика, технология сыйныфлары булдырылачак, – диде республиканың мәгариф министры Рафис Борһанов.   Форум быел унынчы тапкыр үт­кәрелә. Дөнья күләмендә белем би­рү алымнарының файдалы һәм тис­кәре яклары йөздән артык мас­тер-классларда, бәхәс мәйданчыкла­рында ачыкланачак. Төрле илләрдән килгән 500дән артык белгеч мәга­рифне яхшырту турында фикер алыша. Укытучылар белән укучылар арасындагы проблемалар да читтә калмаячак. Бөекбританиядән килгән башлангыч сыйныф укытучысы Анна әйтүенчә, балалар интернетны кечкенәдән үк файдаланалар. Дөнья пәрәвезе аша мәгълүмат кына туп­лап калмыйча, проблемаларны хәл итү юлларын эзлиләр икән. Мәктәптә тәрбиядән башка да белем булмый. Оренбург шәһәрендәге 86 нчы мәктәпнең директоры Елена Сапкулова әнә шуны дәлилләп күрсәтте. – Диварларны бозган, тәртибе начар булган укучы бар иде. Күпләр аңа кул селтәде, тик укытучысы аны туры юлга чыгарды. Буяулар сатып алды, аны сәнгать түгәрәгенә яздырды. Хәзер шук укучы танылган архитектор инде, – ди директор. Татарстанда яшәгәч, татар телен дә ярат!  

Чит телләрне тирәнтен өйрәтү замана баласын ничек үзгәртәчәк дисезме? Моны күп телле мәктәпләр системасы күрсәтәчәк. Республикада күп телләрдә белем бирүче алты комплекс төзелә, шуның берсе Алабугада булачак. Соңгысында икътисади зона булган шәһәргә чит тел­ләрне белгән инженерлар, белгеч­ләр кирәклеген исәпкә алганнар. Институт директоры Елена Мерзонга әтисе Ефим: “Татарстанда яшәгәч, татар телен дә бел һәм ярат!” – дия торган булган. Һәм ул иркенләп татарча аралаша.   “Үзгәрешләр мәктәбе” дип аталган чарада халыклар дуслыгы дигән “дәрес”кә дә урын бирелгән иде. Видеоязмада укучылар, әти-әниләр, күп телләрдә укыту кирәкме-юкмы, дигән темага фикер алышты.   Чарада Минтимер Шәймиев күп­телле белем бирү буенча беренче лекцияне укыды. Тел мәсьә­ләсендә фикерләр төрле, ләкин Минтимер Шәймиев иң элек һәр кешегә үзенә сорау биреп карарга киңәш итте. Әниемнең, әби-бабайларның туган теленнән мәхрүм булуым белән киле­шәмме? Дөньяга салган беренче аваздан, тел ачылганда әти-әнине сөен­дергән сүзләрдән мәхрүм калырга телимме? Менә шушы сорауларны. Аның фикеренчә, балаларга әби-ба­байлары яшәгән җирдә ү­з­ләрен табарга булышырга кирәк. Беренче Президент республикада газлаштыру, тузган торакларны юк итү, мең­лә­гән гаиләләрне яңа торакларга кү­черү программаларын искә тө­шерде. Болар бөтенесе дә Татар­станның үсеше, иктисады өчен эшл­ән­де. Бүген мәгарифтә үзгәрешләр барганда, кул кушырып утырып булмый, вакытны әрәм итәргә ярамый, диде. – Син – ирекле кеше, синең бе­лемең бар, берничә телдә белем ала аласың. Менә безнең горурлык кайда! Әгәр дә шартлар тудырмыйбыз икән, теге илдә яхшы, бездә начар дип, елап утырудан файда юк, – диде Дәүләт Киңәшчесе.

Тулырак: «Ватаным Татарстан» сайтында.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: