Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Дөньякүләм чисталык көнендә Чаллы «Чисталык уены» үтәчәк

21 сентябрьдә төрле илләрдә Дөньякүләм чисталык көне үткәрелә. Ә Чаллыда бу көнне экоквест узачак.

«Чисталык уены» бүләкләр, чәй эчү, күңелле музыка белән бергә оештырылган ярыш булыр дип көтелә. Чара сәгать 10.00 да Яңа шәһәр пляжының югары парковкасында башланачак.

Экоквестта чараның официаль сайтында теркәлү үткән һәркем катнаша ала.

Командада 4 кеше булырга тиеш. Катнашу өчен җиһазлар бирелә. Катнашу бушлай. Шулай ук катнашучыларның интернетка тоташкан смартфоны булырга тиеш

Уенның нәтиҗәләрен ясаганнан соң катнашучы шәһәрләр арасында иң күп чүп җыйган шәһәр билгеләнәчәк. Җиңүче шәһәргә кубок бирелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев