Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда «Чиста уеннар» квесты үтте

«Чиста уеннар»: 1,5 тоннадан артык чүп-чар, 200 катнашучы һәс миллион елмаю

Чаллы да 15 сентябрь көнне халыкара «Чиста уеннар» хәрәкәтенә кушылды.  Ике уен барышында 1,5 тонна чүп-чар җыелды. Квестны «Чиста  бит» хәрәкәте һәм КамАЗның яшьләр Советы оештырды.

         Ике сәгать эчендә командалар чүп-чарны җыеп кына калмадылар, ә төрләргә дә бүлделәр.Уен шартлары буенча бер капчык пластик 7 балл белән бәяләнсә, эшкәртү мөмкин булмаган  катнаш чүп-чарга 3 балл гына  бирелде.Мобиль кушымтаны кулланган командаларның өстәмә баллар алу мөмкинлеге бар иде. Моның өчен кушымтага кереп, чүптән арындырылмаган җирне һәм шул ук җирнең соңыннан  төшерелгән фотосын куярга кирәк иде.Табылдык артефактларның исә үз «бәясе». Ни генә тапмады уенда катнашучылар  бу көнне: канәфи, офицер фуражкасы, 12 комплект аяк киеме, хәтта  3 литрлы  банка  белән тозланган помидорга да юлыгучылар булды.

Үзәк  район буенча җиңүчеләр:

1 нче урын- «Картинка» картиналар галереясы командасы

2 нче урын- «Татэнергосбыт» командасы

3 нче урын- 11 нче мәктәпнең «Завхоз отряды» командасы.

Комсомол районы буенча  җиңүчеләр:

1 нче урын - «Жилкомсервис» командасы «Чистюли»

2нче урын -   7 нче мәктәпнең  «Смельчаки» командасы

3 нче урын 6 нчы мәктәпнең «Чаткы» командасы.

         «Чиста уеннар» үз җиңүчеләрен тапты, шулай да чисталыкка омтылучы һәркем бу уенннан отышта калуы шиксез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X