Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Быел “Алтын каләм” фестиваленә видеоблогинг юнәлеше кертелә

Видео-блогинг дип аталган яңа юнәлеш буенча катнашучылар җиде көн дәвамында барлык булган мәгълүматны трансляцияләп барачак.

Быел республикакүләм дәрәҗәдә уза торган “Алтын каләм” фестиваленең форматы һәм эчтәлегенә үзгәрешләр кертелә. Бу хакта бүген “Татар-информ” да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова сөйләде.

“Фестивальдә традицион журналистика кагыйдәләре калачак. Быел катнашучыларны җиде төрле юнәлештә эш көтәчәк. Татар һәм рус телләрендә язма журналистика, телевидение, мультимедиа, дизайн-верстка, радио, фото журналистика, видео-блогинг”, - диде Алла Абросимова.

Видео-блогинг дип аталган яңа юнәлеш буенча катнашучылар җиде көн дәвамында барлык булган мәгълүматны трансляцияләп барачак. Мультимедиа юнәлеше буенча Россиянең Журналистлар Союзы сәркатибе Роман Серебрянов чакырылачак. Ул “Алтын каләм” фесиваленә дүртенче тапкыр килә.

“Быел “Алтын каләм” фестивалендә катнашучылар биш тема буенча эшләячәк.

Эшче һөнәр елы буларак “Ворлдскилз”хәрәкәте, ТАССРга 100 ел булу, 2019 – Россиядә театр елы, Дәүләт яшьләр икътисадына 25 ел булу уңаеннан биш тема сайланган”, - диде Алла Абросимова. 

  • “Алтын каләм” – Республикакүләм фестиваль. 1996 елдан бирле мәктәп укучылары арасында уза. 10-18 яшькә кадәр балалар катнаша ала. Бу фестивальдә алар үзләрен журналистика һөнәрендә сынап карыйлар, үзләренә яңа тәҗрибә туплыйлар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/02/189127/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев