Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

БДИ һәм ТДИ расписаниесенең рәсми проектлары барлыкка килде

ege.edu.ru сайтында  2019 елгы дәүләт йомгаклау аттестациясе - БДИ һәм ТДИ расписаниесенең  рәсми проектлары барлыкка килде. 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе расписаниесе узган ел белән чагыштырганда җитди үзгәрешләр кичермәячәк.

2019 елда БДИ гадәттәгечә өч этапта узачак:

вакытыннан алда үткәрү этабы – 20нче марттан 10нчы апрельгә кадәр;

төп этап – 27нче майдан 1нче июльгә кадәр;

өстәмә этап – 3 – 20нче сентябрь көннәрендә.

БДИның вакытыннан алда үткәрү һәм төп чорлары география һәм әдәбият фәненнән башлана. Имтихан үткәрү чорларының һәрберсендә резерв сроклары каралган.

Узган еллар чыгарылыш сыйныф укучылары БДИны вакытыннан алда һәм БДИның төп чорының резерв срокларында, агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары – төп чорның төп вакытында тапшыра. Аерым уку предметлары буенча имтиханнарны үткәрү сроклары туры килгән чыгарылыш сыйныф укучылары да аларны резерв срокларында тапшыра алалар.

Дәүләт имтиханы комиссиясенең документаль һәм тиешле карары белән расланган нигезле сәбәпләр (авырулар яки башка шартлар) булганда, БДИның башка срокларында катнашырга мөмкин.

Рус теле һәм математика буенча канәгатьләнмәслек нәтиҗәләр алган яки бу уку предметларының берсе буенча резерв көнендә кабаттан канәгатьләнмәслек нәтиҗә алган чыгарылыш сыйныф укучылары рус теле һәм математика буенча база дәрәҗәдәге БДИда өстәмә (сентябрь) чорда катнаша алалар.

Аттестат алу өчен рус теле буенча БДИда 24 балл җыю һәм база дәрәҗәсендәге математика буенча "өчле" алу да җитә (биш баллы шкала буенча бәяләнә). Ә менә югары уку йортларына керү өчен минималь баллар башкалар: рус теленнән - 36, профильле математикадан - 27.

БДИның төп чорында иң күп мәҗбүри имтиханнар - рус теле һәм математика буенча түбәндәге срокта узачак:

математика – 29нчы май (чәршәмбе);

рус теле – 3нче  июнь (дүшәмбе).

Әлеге фәннәрне 650 меңгә якын укучы тапшырыр дип планлаштырыла. Математика бу юлы профильле дә, база дәрәҗәсендә дә бер көндә үткәреләчәк. Ягъни мәктәп укучыларына элеккеге кебек ике вариант түгел, ә берсен сайларга туры киләчәк.

9нчы сыйныф укучылары өчен ТДИ шулай ук өч этапта узачак:

вакытыннан алда үткәрү – 22нче апрельдән 14нче майга кадәр;

төп срок – 24нче майдан 2нче июльгә кадәр;

өстәмә срок  -  3 - 21нче сентябрь көннәрендә.

Февраль аенда тугызынчы сыйныф укучыларын рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе көтә, ул "зачет-зачет түгел" системасы буенча бәяләнәчәк һәм калган имтиханнарга өстәмә булачак.

ДЙА-11дә катнашу өчен гаризалар 2019 елның 1нче февраленә кадәр, ә 2019 елның 1нче мартына кадәр ДЙА-9да катнашу өчен кабул ителә. Бу вакытка мәктәп укучысы сайлап алырга теләгән имтиханнарны сайларга кирәк.

Быел мөмкин булган фәннәр исемлегенә тагын бер чит тел - кытай теле өстәлде. Расписание проектлары буенча фикер алышу норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында 29нчы декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Расписаниедә сизелерлек үзгәрешләр булмау педагогик бергәлек өчен дә, укучыларның үзләре өчен дә гадәти һәм уңайлы йомгаклау аттестациясе процедурасын ясарга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X