Зифа
Зариф белән Зифа бергә булырга вәгъдәләр бирештеләр...
Зифа белән Зариф балачактан бергә үсәләр. Күршеләр булалар. Мәктәпкә бергә йөриләр. Алар чын дуслар. Бер-берсенә бар серләрен сөйлиләр, җәй көннәрендә икесе бергә урманнарга баралар, кырлардан чәчәкләр җыялар, күңелле итеп вакытларын үткәрәләр. Менә шулай аларның балачак еллары үтеп тә китә. Башта Зариф мәктәптә укуын тәмамлый, ике елдан соң Зифа да.
Зариф авылда калып, колхозда эшли башлый. Зифа кечкенәдән хайваннарны бик ярата. Ул юлда очраган бичара мәчеләргә, этләргә тыныч кына карый алмый. Кышкы салкыннарда аларны җылыга кертәсе килә. Мәчеләргә җылы сөтләр эчертә ул, этләргә дә я ит кисәге, я сөяк бирергә тырыша. Табигатьне, хайваннарны бик ярата.
Күрше-тирәдәге әби-бабайларга да булышырга өлгерә ул. Авылда Зифаның бик сөйкемле һәм мәрхәмәтле булуын барысы да белә.
Зариф та акыллы һәм игелекле егет булып үсә. Алар Зифа белән өлкәннәргә һәрвакыт булышырга әзер. Һәркөнне күрше Саймә әбиләренә ярдәм итәләр. Зифа савыт-саба һәм идәннәрне юганда, тәрәзәләрне чистартканда, түгәрәк өстәл өстендә торган фотосурәтләрдән тузаннар сөрткәндә, Зариф ишегалларын себереп, бакчаларны карый, салкын көннәрдә әбинең миченә дә яга иде. Саймә әби Зифа белән Зарифка бик рәхмәтле.
Шулай җәйге кояшлы көндә Зифаның туган көне җитә. Зариф аңарга бик зур бүләк ясый: көчек бүләк итә. Зифа сөенеченнән үзе дә сизмәстән Зарифның бит очыннан үбеп ала. Егет:
- Зифа, мин инде күптәннән синнән күзләремне ала алмыйм...
- Зариф...
- Зифа, мин сине яратам...
Бу сүзләрдән соң Зифа тәмам сүзсез кала. Зарифның сүзләре бертуктаусы Зифаның башында кабатлана.
- Мин инде күптәннән синең кояш кебек якты һәм җылы күзләреңә, бу кара керфекләреңә, бөдрә чәчләреңә, синең алсу йөзеңә карап туя алмыйм. Гафу ит.
Шул вакытта Зариф борылып китмәкче була. Ләкин аны Зифаның: “Мин дә сине яратам...”- дигән сүзләре туктата. Шушы секундларда алар селкенми дә бер-берсенә карап торалар. Һәм Зариф, бар кыюлыгын җыеп, Зифаны үзенә тартып китерә дә иреннәреннән үбеп ала. Бу минутларда бар дөнья аларныкы гына иде. Ике яшь йөрәк үзләренең яраткан урыннары - чишмә янына киләләр. Шунда алар челтерәп аккан чишмә суына карап озак кына сөйләшми утыралар.
- Зариф, мин әле һаман да ышана алмыйм. Без бит синең белән дуслар идек. Ничек әле син минем сөйгән ярым - мәхәббәтем булып куйдың?
- Зифа, мин дә син әйткән сүзләрне башымда әйләндерәм. Тагын бер кабатла әле шул сүзләреңне, бәгърем!
- Мин сине чиксез яратам, Зариф. Мәңгегә бергә булсак иде.
- Яратам сине, Зифам, яратам!
Зариф белән Зифа бергә булырга вәгъдәләр бирешәләр.
Зифа, мәктәпне тәмамлагач,училищега укырга керә, мал табибына укып кайта. Егет белән кыз хатлар аша мәхәббәтләрен ныгытып торалар.
Зифа укуын тәмамлауга, алар әти-әниләренең рөхсәтен алалар. Алар да риза булалар.
Өйләнешеп, туйлар үткәргәч, әти-әниләре булышлыгы белән үзләренә йорт төзеп, шул өйдә матур гына яши башлыйлар. Зифа - мал табибы булып эшләсә, Зариф та фермада маллар карый.
Шулай матур гына яшәп ятканда, кояшлы җәйге көннәрнең берсендә сугыш башлана. Зарифның исеменә повестка килә.
Зифа:
- Зариф, ә мин синсез нишләрмен? – дип елап җибәрә.
- Бәгърем, безгә генә килгән кайгы түгел, бөтен илебездә шушы хәл бит. Сабыр бул. Мин озакламам, кайтып та җитәрмен.
Зифа бертуктаусыз елый. Үзенең яратканы белән аерылуны күз алдына да китерә алмый.
- Безнең мәхәббәтебез шулай булырга тиеш идемени? Безне шушы куркыныч сугыш аерырга тиеш идемени?
Зифа Зарифның киемнәрен әзерли. Зариф әти-әнисе, туганнары белән хушлашырга китә. Зифа сөйгәненә хат язып, аны киемнәре эченә яшерә.
Менә аерылу вакыты җитә. Зифага иреннән аерылу бик авыр. Алар саубуллашалар. Зифа елый, ә Зариф аны алсу иреннәреннән үбеп ала да иптәшләре артыннан чаба. Зариф китә, поездда ул Зифаның хатын таба.
“Зариф,бәгърем! Шушы сугыш безне аермакчы. Мин гел синең өчен догалар укырмын. Хәзер дә теге вакытта чишмә янында: “Зифа, мин сине яратам” – дигән сүзләрең, миңа шулай яратып карап торганың күз алдымда. Кадерлем, мин сине көтәрмен. Исән-сау кайтырга тырыш”
Ир-атлар еламыйлар дип әйтсәләр дә, Зарифның күзеннән яшь тамчылары тамды. “Зифам,” – дип, ул хатны үбеп алды.
Көннәр, айлар үтте. Зариф белән булган күпме яшь егетләр сусыз сулган чәчәкләр кебек җирдә ятып калдылар. Зарифның айлы төннәрдә язган хатлары Зифага килгәләп торды. Хатларны укыгач, ул шатлыгыннан елый иде. Аның сөйгән яры исән, исән...
Инде ике ел үтә. Авылга хатлар килеп тора. Сөенечлеләре дә, көенечлеләре дә. Бу көннәрдә Зифаның күңеле борчулы. Чишмәдән су алып менгәндә, аңа хат ташучы ике хат бирә. Өйгә тиз генә кереп, хатларны укырга керешә. Берсен Зариф үз куллары белән язган. Ә икенчесе... Анда... Зарифның сугышта батырларча һәлак булуы турында кайгылы хәбәр язылган иде. Бу хатны укыгач та, Зифа аңын җуеп егыла. Шул вакытта хат ташучыдан ишетеп, Зифаның әнисе йөгереп килеп җитә һәм кызына аңына килергә ярдәм итә. Зифа елый-елый:
- Әнием, бәгърем, Зариф һәлак булган дигәннәр, бу дөрес түгелдер бит.
Зифаның әнисе дә күз яшьләрен тыя алмый.
- Әни, безнең Зариф белән балабыз да булмый калды бит,- дип елавын дәвам итте Зифа.
Шушы хәлләрдән соң тагын ике ел вакыт үтә. Сугыш тәмамлана. Зифа үзенең Зарифы турында бер көн дә уйламый калмый, өметен дә җуймый.
Көннәрдән беркөнне капка ачылып китте дә бер солдат күренде. Тәрәзәдән күз салса, анда Зариф... Зифаның кулындагы чокыры төшеп ватылды. Ул ишеккә атылды.
- Зарифым!
- Зифам!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
0
0
Искиткеч. Кузлэрдэн яшьлэр тама.
0
0