Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Укучылар иҗаты

Ялгышырга хакым бармы?

Юк! Иң беренче башыма килгән җавап бу. Әмма бу сорауның мәгънәсен тирәннәнрәк эзли башласам... Тукта, алдан ни өчен кистереп кенә «юк» дигәнемне аңлатып китми булмас.

Арыдым бу «кысалардан»

Мин гаиләбездә иң өлкән бала, мәктәптә – алдынгы укучылар сафында, бер генә конкурс-ярышны да калдырмыйм, дусларым өчен – яхшы иптәш, туганнарым өчен, гомумән, миннән дә «камил»рәк кыз бала юк… Кыскасы, мин һәрвакыт үрнәк булырга тиеш, җилбәзәк һәм уйламаган адымнарга бару һич акланмый, якланмый. Ярамый, килешми, дөрес түгел… Аңлыйм, минем өчен бары яхшыга гына болар, тик ничек арыдым бу «кысалардан»...

Заман белән бергә атларга тырышабыз бит инде хәзер. Югарыда саналганнар, минемчә, бүгенге көнгә бик туры килеп бетми. «Син алай эшләргә тиеш түгел», «сиңа алай әйтү килешми» кебек сүзләр әнә шул мәктәп диварлары арасы өчен генә ул. Ә тормыш ул кирәк чакта тәкәббер, үткен-чая, усал булганнарга, бар яклап яраклашканнарга – колачын киңрәк җәя түгелме соң?

Хисләр тулы йөрәк арбасы

 «Миңа ялгышырга ярамый», «ә кешеләр нәрсә уйлар?», дия-дия күпме уй-хыялларым күңел төпкеленә яшерелгән, никадәрле сүзләр әйтелмичә калган, күпме гамәлләр «икенче планга» күчерелгән. Ә бит барысы да башкача була алыр иде.

«Акыл тартып бара хисләр тулы йөрәк арбасын», дип язган бер шагыйрь. Минем очракта да шулайрак. Бөтен мәсьәләне акыл белән хәл итәргә тырышам, адымымны ясар алдыннан, булырга мөмкин нәтиҗәләрне мең кат башымда әйләндерәм, чөнки аз гына ялгышсам да миңа кырын караячаклар, йә булмаса бармак төртеп көләчәкләр. Сыман. Шулай тоела. Ә дөреслектә… Ни өчен әле мин башкалар өчен яхшырак, кулайрак булсын өчен тырышырга тиеш?!

Ялгышым – сабак

 Уйладым-уйладым да, үзем өчен нәтиҗә ясадым: күңелем ничек куша, йөрәгем ничек тели – шундый булачакмын! Әллә нинди ахмак адымнарга барсам барам, тик үзем булып калам! Ясалма «мин» түгел, чын, ихлас «мин»! Сөйләсеннәр, көлсеннәр, тикшерсеннәр, гаеп итсеннәр – анысы алар эше. Берәү дә минем өчен яшәми, мин үзем үз тормышыма сукмак салам. Ялгышсам – сабак, тәҗрибә туплармын. Абынсам – яңадан торып, ныклы һәм ышанычлырак адымнар белән атлармын! Бу – минем тормыш һәм ялгышырга да хакым бар!

Хыялларың чынга ашсын дисәң

Мин кечкенәдән вокал белән шөгыльләнергә хыялландым. Тик әйләнә-тирәмдәгеләр миңа «нәрсәгә инде ул сиңа», «анда кадәр мәшәкатьләнеп йөрергә», «барыбер җырчы була алмыйсың» – дип, минем бу хыялымның җайлап-җайлап ниндидер бер әкияти, чынга ашмас уйга әйләнүенә йогынты ясыйлар иде. Тик мин теләк белдерүемнән туктамадым. Һәм 5нче сыйныфта, соң булса да уң булсын дип, әти-әнием ярдәме белән вокал түгәрәгенә бардым. Миннән да бәхетле кеше юк иде ул мизгелдә! Башлаган эшем нәтиҗәле булды: мин 5 ел белем алдым һәм кызыл аттестатка лаек булдым. Ә шушы юнәлештә үсеш алырга мөмкинлек биргән гаиләм миңа һәрвакыт терәк булды. Киләчәктә миңа бу белемнәрем кирәк булырмы-юкмы белмим, минем тормыш юлым әле башланып кына килә. Ә хәзер исә, мин үземне журналистика юнәлешендә сыныйм, тормышымны шул һөнәр белән бәйләргә хыялланам. Һәм әлбәттә монда да «ул һөнәрне сайлап, әллә ни еракка китә алмаячаксың» диючеләр байтак. Ә мин, хыялымны чынга ашыра алуыма чын күңелдән өметләнәм. Минем тирәмдә миңа ярдәм итүче һәм минем югары үрләргә ирешәчәгемә ышанучылар булуы миңа тагын да дәрт өсти.

Шуңа күрә, дусларым, бер мөмкинлекне дә кулыгыздан ычкындырмагыз, кеше нәрсә уйлар инде дип тә борчылмагыз, башыгызны югары күтәреп, максатларыгызны күз уңында тотып, юлыгыздан тайпылмый, атлагыз да атлагыз… Атлагыз да атлагыз… Яңалыктан куркып, аны сандыкка салып куярга ашыкмагыз! Күп тә үтмәс, күрерсез, күңел түреңдәге барлык яшерен хыялларыгыз чынга ашыр, ышаныгыз.

Тормыш бары тик синеке. Син – ирекле. Киртләп куй моны. Ялгышларың да, җиңүләрең дә үзеңнеке!

  Колак салмый да булмый

 Югарыда әйтелгәннәрдән, сездә, мине «барысын да беләм, кеше сүзе миңа гомумән кирәкми» дип уйлый дигән фикер туарга мөмкин. Алай дип нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Чөнки ничек кенә булмасын, заманалар, реактив самолетлар күк, тиз һәм җитез үзгәреп торуга карамастан, бездән күпкә өлкән яшьтәгеләрнең сүзенә колак салмый калырга һич кенә дә ярамый. Аларның безнең белән, ягъни яшь буын белән чагыштырганда тормыш тәҗрибәләре – зуррак, уй-фикерләре – тирәнрәк. Һәм ниндидер юнәлешләрдә алардан да яхшырак киңәшчеләр юктыр, мөгаен.

Айгөл Фәттахова, Арча «Нур» балалар телерадиостудия журналисты.           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев