Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Яңа ел­дан мин ни­ләр кө­тәм?

Яңа ел – бө­тен дөнь­я­да мил­ли­он­ла­ган ке­ше­ләр­нең иң кө­теп ал­ган бәй­рә­ме.

Ми­нем өчен дә ул ис­кит­кеч бәй­рәм. Биг­рәк тә бәй­рәм ал­ды ыгы-зы­гы­сы ошый: бәй­рәм­гә әзер­лек, өй би­зәү, бү­ләк ясау... бо­лар­ның ба­ры­сы да Яңа ел кә­е­фе алып ки­лә. Но­ябрь ба­шын­да ук те­ле­ви­зор­да­гы һәр ка­нал­дан «Без­гә бәй­рәм ки­лә» рек­ла­ма­сы да яңа ел ат­мос­фе­ра­сы өс­ти.

Ме­нә әк­рен­ләп без­гә Яңа 2022 ел якын­ла­ша. Ан­да без­не нәр­сә кө­түе ту­рын­да фа­раз­лау бик авыр. Элек мин һәр­чак ал­да нәр­сә бу­ла­ча­гын һәм нәр­сә­гә әзер­лә­нер­гә ки­рә­ген бе­ләм дип уй­лый идем. Әм­ма узып ба­ру­чы ел ба­ры­сы да без­дән ге­нә тор­ма­вын рас­ла­ды.

Мин ки­лә­се ел­дан ни кө­тәм соң? Бе­рен­че чи­рат­та, пан­де­мия фа­җи­га­се­нең тә­мам­ла­ну­ын. Бо­лар­ның ба­ры­сы да тө­гәл­лә­нү­гә, яңа­дан план­нар ко­рып, ях­шы­га өмет­лә­неп бу­ла­чак бит. Дөнья ты­ныч бул­ган­да гы­на ке­ше­ләр­нең кү­ңе­ле ты­ныч.

Әл­бәт­тә, кы­зык­лы сә­я­хәт­ләр. Ә мин сә­фәр­ләр­не бик са­гын­дым! Ма­ши­на­да ерак­ка ба­рыр­га яра­там. Ыгы-зы­гы­лы шә­һәр­ләр, үзен­чә­лек­ле авыл­лар, төр­ле му­зей­лар...

 Ке­ше­ләр Яңа ел­дан та­гын нәр­сә кө­тә? Әл­бәт­тә, шат­лык һәм ба­ры тик ях­шы­лык. Һәр ке­ше ке­бек үк мин дә ба­ры ях­шы­лык­ка өмет­лә­нәм. Бу ел бө­тен дөнья өчен авыр бул­ды, шу­ңа кү­рә күп­ме­дер дә­рә­җә­дә без бер­ләш­кән­без­дер. Яңа ел­да ба­ры­быз да исән-сау бул­сак, шат­лан­сак, якын­на­ры­быз­ны югалт­ма­сак иде. Һәм без мо­ңа ире­шер­без дип өмет­лә­нәм. Җә­ен дә, кы­шын да ба­ры­быз да урам­га чы­гу­ы­быз­ны, ки­лә­се ел­га күб­рәк те­атр­лар­га йө­рү­е­без­не, спек­такль­ләр­не ка­ра­вы­быз­ны те­лим. Иң мө­һи­ме – сә­ла­мәт­лек. Ба­ры­быз да исән һәм сә­ла­мәт бул­сак, бар­лык хы­ял­лар да чын­га аша­чак.

Ме­нә шун­дый ми­нем хы­я­ла­рымга­ди, «җир» хы­ял­ла­ры. Ки­ле­шә­сез­дер, мин бит күп те­лә­мим. Хә­ер, юк, әл­бәт­тә, бу бик күп! Чөн­ки ми­нем те­ләк­лә­рем­нең кү­бе­сен ак­ча­га са­тып алып бул­мый...

Ә сез яңа ел­дан ни­ләр кө­тә­сез?

Аза­лия Са­ли­хо­ва, Әгер­җе ра­йо­ны, Ка­ды­баш мәк­тә­бе, 8нче сый­ныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев