Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Хөрмәтебез сезгә, укытучылар!

Актаныш районы Пучы урта гомуми белеем бирү мәктәбе укучылары иҗат эшләре.

Укытучылары Гөлназ Муллагалиева

Закирова Элина, 7 нче а классы укучысы

Укытучы
Укытучы — газиз кеше,
Безгә белем бирүче.
Белем иленә житәкләп,
Безне алып керүче.

Хәрефләрне танырга,
Ижектән сүз ясарга,
Шул сүзләрдән жөмлә төзеп,
Матур итеп язарга;

Кушу-алу гамәлләрен
Күңелдән исәпләргә
Укытучылар өйрәтә.
Рәхмәт бик зур аларга!


Дәүләтов Илмир, 7 нче а класс укучысы

Укытучы
Укытучым, диеп эндәшкәч тә,
Ул йөгереп килә яныма.
Матур сүзе, якты йөзе белен
Җылы сала минем җаныма.

Кулыбыздан тотып тәүге тапкыр,
Алып керде белем иленә.
Өйрәндек без шунда туган телне,
Хәрефләрне танып белергә.

Шушы җылы, назлы йөрәгеннән
Бар белемне безгә биргәндә
Укытучым, син янымда һәрчак,
Авырлыклар туры килгәндә.


Нургалиева Язилә, 7 нче класс укучысы

Укытучысыз яшәп булмый,
Теләгем сезгә шушы:
Максатка юл күрсәтердәй
Табылсын укытучы!

Һөнәр иясе булалмый
Укытучы булмаса.
Белем-тәрбия бирергә
Яшәсен укытучы!


Шагалиева Зәлия, 7 нче А класс укучысы

Укытучы
1)Ул ярдәм итте миңа,
Укырга да өйрәтте.
Яратып, сөеп безне
Ялгышларны төзәтте.

2)Кем соң ул,газиз кеше,
Ярдәм иткән һәм сөйгән?
-Укытучы ул,безне яратып,
Тормыш тавына менгергән!


Зарипова Лилиана, 7 нче А класс укучысы

Укытучым!Синдәй олуг затка
Җылылык һәм ышаныч тулган.
Акыл тирәнлеге белән бергә
Сабырлыгың мулдан булган.

Бөек кешем! Синнән алган белем
Озатып барыр тормыш юлымнан.
Синең алда баш иямен бүген,
Чәчәк ал син минем кулымнан.


Салихов Фаил, 7 нче класс укучысы
Укытучы.
Мин әле бакчага йөрим
Тиздән тула 6 яшь.
Мәктәпкә барырга 
Инде минем исәп.

Менә инде тулды
Миңа 7 яшь.
Мәктәпкә барырга
Бардыр әле яшьтәш.

Бардык, күрдек мәктәпне,
Анда шундый күңелле.
Укытучы апалар да
Бар да ачык күңелле.

Әле генә башладык укуны,
Инде 7 нче класс.
Алдагы көннәребездә дә
Күгебез булсын аяз.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев