Хәтирәләр утравы
Бик тәвәккәл булды Тәзкирә. Бер нәрсә алдында да куркып тормады, әйтәсе сүзен әйтте, беркайчан да кеше артыннан сөйләп йөрмәде.
– 40 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, лаеклы ялга чыккач та, мәктәп тормышыннан аерыла алмаган шәхес ул безнең Тәзкирә апабыз. Без аның алдында баш иябез. Ул безне тормыш кагыйдәләренә дә өйрәтте, ул безне егылсак, торырга да өйрәтте, ул безне көләргә дә өйрәтте, ул безне еларга да өйрәтте…
Бу сүзләрне чәчләренә чал кунган, йөзләренә тормыш авырлыклары буразналар сызган Тәзкирә әби бирелеп тыңлады. Аңа карата белемле остаз, кадерле укытучы, сер саклый белүче ахирәт, акыллы күрше һәм тагын әллә күпме фикерләр яуды ул көнне. Мәктәптә гел «5» ле билгеләренә укыган бер укучысының әйткән сүзләре бераз уйга да калдырды әле үзен.
«Тәзкирә апа, син безне укытканда бик яшь идең бит. Әле тормыш тәҗрибәсен тупларга да өлгермәгән булгансыңдыр. Безгә киңәш бирергә, дөрес юл күрсәтергә каян килде икән сездә шулкадәр акыл? Менә без инде гомер уртасы ир-егетләр, балалар үстердек, оныклар тәрбиялибез, ләкин барыбер, тиешле дәрәҗәдә акыл бирерлек җитлегеп бетеп булмый. Күп вакытта югалып калабыз, чарасызлыктан нишләргә белмибез. Болай дип әйтсәк, ничек булыр икән, тегеләй дисәк, дөрес булыр микән, дип аптырыйбыз. Ә сез, курыкмыйча, дөрес киңәш бирә белгәнсез. Хәзер дә, кайчан барып керсәк тә, борып чыгарып җибәрмисез. Булдыра алган кадәр киңәшләрегез белән ярдәм итәсез. Һәм шунысы кызык, сезнең киңәшләр дөрес була».
Чыннан да, тәвәккәл булды шул Тәзкирә. Бернәрсә алдында да куркып тормады, әйтәсе сүзен әйтте, беркайчан да кеше артыннан сөйләп йөрмәде. Шул туры сүзле булуы аркасында, арада «сөймәүчеләр» дә булгандыр. Ләкин аны авылда да, районда да хөрмәт иттеләр. Яшәү дәверендә ул беркайчан да беркемгә дә начарлык эшләмәде, кеше әйберенә тимәде, үзенекен кызганмады, бары тик, кешеләргә игелем тисен дип, кылган гамәлләрем үрнәк булсын дип яшәде.
Юбилей чарасы бик матур узып китте. Кунаклар таралышып, өйдә ялгызы калгач, бераз гына ямансу да булып китте әле. Ул бәйрәм чарасының һәр мизгелен күз уңыннан кичерде. Үзе турында яңгыраган матур сүзләр аңа ак канатлар куеп күкләргә чөйде, хәтирәләр корабына утыртып, еракта ук калган үткән тормышына илтеп куйды.
Иң беренче тукталышны ул балачак иленә ясады. Аның бик якын дус кызы Насертдин абзыйның кызы Венера иде. Аның белән ул 7 ел буе бер партада утырып укыдылар. Гел бишлегә генә укыды шул Венера. Тәзкирә дә аннан калышмаска тырышты. Аларның укудан кайтканын Насертдин абзый гел капка төбендә көтеп торыр иде.
— Ничәле алдың, кызым? — дияр иде ул Венерага.
— Ә син ничәле алдың? — дип сорар иде Тәзкирәдән дә. Аннан соң үзенең юан, эшли-эшли бирчәеп беткән бармаклары белән Тәзкирәнең колагын тотар иде дә, «алдашасың бит, бишле алмагансың, менә колагың кып-кызыл булды» дияр иде. Аннан соң, гафу үтенгәндәй, елмаеп, «шаярттым гына, бишле алуыгызга ышанам» дияр иде. Бик шаян, җор телле кеше иде Насретдин абый.
Икенче класста укыганда, Венераның кулында өр-яңа такта сумка пәйда булды, әтисе ясап биргән икән. Үзе җиңел, үзенең кара савытын куяр өчен махсус оясы да бар. И кызыкты да инде шуңа Тәзкирә. Кызыгырсың да, аның кулында киндердән тегелгән, язу карасы түгелеп, төсе дә беленми башлаган букча гына бит. Акмы ул, чуармы, шәмәхәме? Белмәссең дә. Әтиле балаларның һәрберсе шундый такта сумкадан йөри башлады. Сумка хезмәтен генә үтимени әле ул. Таудан төшкәндә чана ролен үти, малайлар чәчтән тартса — саклану коралы. Беркөнне шулай дус кызы Венера белән мәктәптән кайтып килгәндә, аларны тагын Насертдин абзый капка төбендә каршы алды. Тагын үрти башламасын бу дип, Тәзкирә урамның теге ягына ук чыгып китте. Шулчак, Насретдин абзый кул изәп, Тәзкирәне үз янына чакырды.
— Кил инде, кил, үртәмим, — ди. Тәзкирә курка-курка гына Насретдин абзый янына килде, ә тегесе серле елмая, ә үзе кулын артка яшергән. «Тагын берәр этлек эшләргә уйлый инде бу», — дигән уй килде кызчыкның башына. Ләкин килеп җиткәч, Насертдин абзый кызчыкның кулына такта сумка тоттырды. Өр-яңа түгел инде ул, искерә төшкән. Тәзкирәнең такта сумканы күргәч, күзләре ут кебек янды, шатлыгы эченә генә сыймыйча, тышка бәреп чыкты. Ул куанычыннан урынында сикергәләп, биеп үк алды. «Серле абзые»на рәхмәт әйтеп, шатлыгы белән уртаклашырга өенә йөгерде.
85 яшенә җитеп, иң югары җитәкчеләр кулыннан да, укучылары, хезмәттәшләре кулыннан да, никадәр кыйммәтле, нинди зиннәтле бүләкләр алмады бит ул. Бүген менә юбилейда да ничек зурладылар. Ә кечкенә чактагы, таушалып беткән такта сумка-бүләген мәңге оныта алмый шул Тәзкирә.
Кайгыларны йотып була,
Ә бәхетне ничек йотасың?
Тургай кебек ул һавага оча,
Күкрәгеңдә ничек тотасың? — дип, шигырь юллары сырлап куйды ул, үзенең күңел дәфтәренә. Чыннан да бик бәхетле кеше ул бүген. Торыйм дисә, җылы өе, сөйләшим дисә, янәшәдә гомер иткән карты, гел хәлен белеп торучы уллары, киленнәре бар. Иң мөһиме, аны хөрмәт итүче авылдашлары, укыткан укучылары, бергә эшләгән хезмәттәшләре бар шул. Атнаның һәр шимбә-якшәмбесе диярлек, матур күлмәкләрен киеп, Аллаһ китабы — Коръән салынган иң кадерле төенчеген тотып, авыл халкына коръән ашы уздырырга китә. Авылның абыстае булып хезмәт итүенә дә 2 дистәдән артык гомер үтте инде. Һәр йортта җиренә җиткереп догасын укый, вәгазьләрен сөйли, киңәшләрен бирә.
Хәтирәләр берсе арты берсе яңарып кына тордылар. Хәтирәләр корабы аны тагын утыртып алып китте… Вәрәшбаш мәктәбенең бусагасын атлап кергәндә әле ул яшь белгеч иде. Арча педучилищесын тәмамлап кайткач, 1-2 ел күрше авылда эшләде, аннан тормышка чыгып, Вәрәшбашта эшли башлады. Тәҗрибәсе дә җитәрлек түгел, шулай да җанын-тәнен яраткан профессиясенә биргән кешедән начар нәтиҗә көтеп булмый. Укучылары ел саен конкурсларда урыннар алып, олимпиадада беренчелекне бирмәделәр. Алабуга педагогия институтын тәмамлап кайткач, бигрәк тә җиң сызганып эшкә кереште тырыш укытучы. Мәктәптә укыту-тәрбия эшләре урынбасары вазыйфасын үтәде, мәктәп директорының эшләре тыгыз булганда мәктәпне җитәкләде. Хатын-кыз булуына карамастан, аны олысы да, кечесе дә хөрмәт итте, сүзен тыңладылар. И, ул укучылар белән нинди генә чаралар оештырмады. Һәр яңалыкны беренчеләрдән булып ул кертте. Үз тәҗрибәсе белән авыл мәктәбендә генә түгел, район үзәк мәктәпләрендә дә даими уртаклашып торды. Иҗади һәм инициативалы эшчәнлеге, халык мәгарифе өлкәсендә күрсәткән фидакарь хезмәте өчен ул 1988 елда „РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы“ исеменә лаек булды. Аның алган класс укучылары да, иң көчлеләрдән булды шул. Арасында бик шуклары да, артык белемлеләре дә күп булды. Ләкин Тәзкирә Гизетдин кызы Низамиева беркайчан да югалып калмады, һәр бала белән индивидуаль якын килеп, эшли белде.
Элек заманалар башка иде шул, авыл мәктәпләрендә дә 200 әр укучы укый иде. Ә Вәрәшбаш мәктәбенә күрше Краснояр, Ташъелга авылларыннан да йөреп укыдылар. Һәр класста 25-30ар бала. Класс бүлмәләре кечкенә. Дөнья шаулап тора: укырга теләгәннәре башларын китаптан да күтәрмичә укый, ә шуклары-шаяннары түшәмнән чаба.
… Уйларыннан беразга гына онытылып, юбилейда бирелгән бүләкләрне барларга кереште Тәзкирә. И, ниләр генә юк монда, аллы-гөлле бакча гөлләреннән алып, кыйммәтле чәчәк букетлары гына да ярты бүлмәне алып тора. Килене һәрберсен сулы вазаларга, чиләкләргә урнаштырып куйган. Ул тартма-тарма савыт-сабалар, мамык мендәр, йомшак юрганнар да биргәннәр. Бу әйберләрнең аңа берсенең дә хәҗәте юк инде югыйсә, биргәннәр бит, кирәкми дип торып булмый. Аллага шөкер, тамаклар тук, өсләр бөтен. Кара инде бу шәлне, нинди зиннәтле тукымадан ясалган. Махсус заказ белән эшләттек диделәр. Һәркөн кибеткә барганда, ашка йөргәндә, мәчеткә төшкәндә җилкәгезгә салып йөрегез диделәр. Бигрәкләр зиннәтле шул, әллә сандыкка салып куйыйм микән соң? Юк, алай ярамас, бәйләмәсәң, үпкәләрбез дип тә өстәделәр бит әле. Моны кемнәр бирде әле… Тәзкирә тагын хыял корабына кул изрәде. Бу юлы кораб аны мәктәптә эшләгән елларына алып китте.
…1983 елда 16 баладан торган яңа класс кабул итте ул. Бу класста әтисез, әнисез балалар да шактый иде. Нишләргә, кайсысына „әти“, кайсысына „әни“ булырга? Әле җитмәсә, юри сайлап алган кебек, бөтенесе дә усаллар, сүз әйтә торган түгел, күкерт кебек кабынып китәргә генә торалар. Классларына җайлы-җайсыз килеп кергән балаларны тәпәләп чыгарырга да күп сорамыйлар. Балалар һәрберсе дә белемгә омтылучы, укуга хирыс иделәр. Ул аларга дәрестә материал җиткерә алмыйча аптырады. Көн буена нинди генә чаралар оештырмады, алай да балаларда ташып торган энергия, көч бетмәде. Бүгенге көнне тәмамлауга, икенче көн өчен яңа кызыклы чаралар әзерләп куйды ул алар өчен. Бу балаларны 8 нче сыйныфтан Мөслим мәктәптәбенә озатканчы, бер кат тиресен салды Тәзкирә. Тырышуы да юкка китмәде шул, укучылары һәммәсе бик акыллы һәм тәрбияле булдылар. Мәктәпне тәмамлагач та, йөзгә кызыллык китереп, урамда азып-тузып йөрмәделәр. Һәрберсе үз юлын табып, кайсы артист булды, кайсы укытучы һөнәрен сайлады, кайсысы югары урыннарга җитәкче булып урнашты.
Чыннан да укыткан укучылары арасында „кызыклы шәхесләр“ дә булды. Тагын бер вакыйга исенә төште: татар теле һәм әдәбияты укытучысы булгач, ел дәвамында татар әдипләре турында мәгълүмат биреп бару төп бурычы иде аның. Җәлил, Такташ, Тукайның туган көннәрен ел саен зурлап үткәрде ул. Укучылар белән стенгазеталар чыгардылар, шигырь бәйрәмнәре оештырдылар, викториналар үткәрделәр. Бер елны Тукай туган көненә район күләмендә инша конкурсында катнаштылар. Укуычыларның өйдә язып килгән эшләрен җыйды да, хаталарын төзәтеп, төргәге белән районга илтеп тапшырды. Ә бер баланың эшен шикләнеп кенә конкурста катнаштырды. Берникадәр вакыттан соң, нәкъ шул укучының иншасы районда җиңеп, республикага китәчәге турында хәбәр килде. Ул иншада мондый юллар бар иде: „Тукай — син бөек шәхес. Шулай да телең бик әче синең. Әле ярый авыруың көчле булып, үлеп котылгансың. Сине барыбер бәреп үтергән булырлар иде“…
Тәзкирә кемнеңдер эндәшкән тавышына сискәнеп китте. Ул хәтирәләр корабыннан тагын төште дә, тавыш килгән якка борылып карады. Ә анда гомер буена аркасын аркага терәп, эч-серләрен бүлешеп яшәгән тормыш иптәше — карткае басып тора иде:
– Әйдә, карчык, тынычлап чәй эчик булмаса, арыгансыңдыр. Татарларда чәй иң хикмәтле ризык, аруларың бетеп китәр, — диде.
Миләүшә Хәсәнова, Мөслим районы Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев