Ул хәзер ничек яшәр?
Менә ямьле, җылы җәйгә алмашка алтын көз дә килеп җитте.
Көннәр инде хәзер салкынча. Агачлар матур, сары, кызыл, алтын төсләр алдылар. Кайбер көннәрне бераз сибәләп яңгыр да явып киткәли. Әмма барыбер көннәр матур, кояшлы.
Бер-ике көн элек кенә яңгыр явып киткәнлектән, иптәшләрем Алинә һәм Дәринә белән урманга гөмбәгә барырга уйладык. Быел гөмбә күп булырга охшый, диләр.
Иртән Алинә белән Дәринә миңа керделәр. Без тиз генә әзерләндек тә урманга юл тоттык. Урман авылга якын булганлыктан, юл күп вакытны алмады.
Менә без көзге урманда. Матур да соң көзге табигать! Агачлар инде көз төсләрен алганнар. Әнә алда гына торган өрәңге агачын кара. Ничек матур! Кызыл, сары яфраклары гына ни тора. Ә тегендәге балан агачы кызыл төскә кереп үзе янына чакырып тора.
Мин Дәринә белән Алинәгә ”Карагыз!” дип кычкырып куйдым. Бармак белән каен агачына төртеп күрсәттем. Каен агачы алтын кебек иде. Аның астында гөмбәләр үсә иде.
Шулай итеп, без кәрзиннәребезгә гөмбәләр җыйдык. Тирә-як тып-тын. Бары тик безнең аяк тавышлары гына ишетелә.
Шушы тынлыкны бозып, ату тавышы ишетелде. Без, аптырап бер-беребезгә караштык. Бер минут нишләргә белмичә басып тордык. Каян килде бу ату тавышы?
- Әйдәгез, тавыш килгән якка барабыз, - диде Алинә. Без тавыш килгән якка йөгердек. Йөгерүдән тын кысылган килеш, без бер агач артына ышыкландык та күзәтә башладык. Күз алдыбызда атылган поши ята иде. Аны өч аучы уратып алган. Якында - әле генә әнисен югалткан поши баласы. Алар пошины өстерәп машинага салмакчылар. Безгә нишләргә? Кая барырга? Берәрсенә барып әйтсәң, ышанмаячаклар, чөнки дәлилләр юк.
Аучылар, пошины өстерәп, машинага салдылар да кайтып киттеләр. Без һаман шул урында басып торабыз. Хәзер теге поши баласы нишләр инде? Кая барыр ул берүзе? Башка пошилар аны үз итәрме? Менә ул, елый-елый, (һәрхәлдә, безгә шулай тоелды), урман эченә кереп китте.
Без аңыбызга килдек һәм кайтырга чыктык. Байтак юлны сөйләшмичә уздык.
...Мин төне буе саташып чыктым. Күз алдымда һаман шул күренеш. Башымда бер уй: теге поши баласы нишли икән анда?
Гүзәл Хурамшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев