Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Узып баручы елым шәп булды!

Быелгы ел шундый кызыклы булды!

Ел башында көчләп олимпиадага әзерләндем, нәтижә буларак — Республика олимпиадаларыннан Татарстан тарихы һәм Рус әдәбияты буенча призер! Рус әдәбиятыннан икенче, Татарстан тарихыннан өченче урын. Уку елын яхшы тәмамлап, май ахырында сыйныф белән Петербургка бардык! Бик күңелле сәяхәт булды. Уку елы шәп тәмамланды, кыскасы!

Июнь ае  бию һәм лагерьга бару белән истә калды. Безнең группа — зурлар — әйдаманнар төркеме. Бик күп чаралар, балаларның рәхмәте, миллион хисләр... Сабантуйда биегән биюне лагерьда да өйрәндек. Июль аенда Аксубайга, авылыма кайттым. Анда сеңлем белән әбием-бабаема булыштык, яңа туган сеңлебезне карадык. Авылда тормыш чыннан да бик рәхәт!

Август — бу елның иң яраткан ае булды минем өчен. «Сәләт-Шәхес». «Шәхес»кә 2017 елда беренче тапкыр бардым, шуннан һәр ел икенче өемә кайткан кебек хис итәм. Быелгы смена — искиткеч. Яңа танышлар, шул ук вакытта шундый туган кешеләр, кызыклы чаралар, ниндидер моңа кадәр хис итмәгән хис-кичерешләр. Аерылырга бик авыр иде…

Һәм менә, яңа уку елы, инде 9нчы сыйныф! Куркыныч, ниндидер басым сизелә. Укырга өлгермәдем дә, октябрь аенда коллективыбыз белән Сочига очтык, 1нче урын, гран-при яуладык. Тагын бераз укыдым да, ноябрь ахырында коллектив белән Сочига, бөтенроссия студентлар конкурсында «Твой ход»та биедек. Башка дәрәжә, әлбәттә, бик жаваплы эш иде. Аннан ук Санкт-Петербургка очтык, «Алые паруса» конкурсына. 1нче урыннар һәм 200 мең сум оттык. Казанга кайткач, бер ай укырга калды...

Мин укыйммы соң? Ничек әйтергә... «Твой ход»та катнашып, безне төрле чараларга чакыра башладылар. Декабрь ае тыгыз. 2022нче «Татар жыры»нда, Әнвәр Нургалиев, Илназ Сафиуллин, Данир Сабиров кебек популяр татар жырчылары белән биедек. Хәзер исә, Президент Чыршысына бию өйрәнергә йөрибез.

Инде, житмәсә, ел ахырында олимпиадаларның муниципаль турлары үткәрелә. Тагын дәрес калдырам...

Кыскасы, узып баручы елым шәп булды. 2022не түземсезлек белән көтәм!


Илүзә Сабирова, Казан, 2нче татар гимназиясе, 9нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев