Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Үстек!

Чаллы шәһәрендәге 42 нче мәктәпнең «Тылсымлы каләм» түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗаты.

Үстек!
Яңа ел килә -
Аждаһа елы!
Тагын бер елга 
Үстек бу юлы.
Куян елында
Бик тә тырыштык.
Яхшы билгеләр
Алып ярыштык.
Ничек үскәнне
Кыш бабай күрер!
Бәйрәмдә безгә
Бүләкләр бирер.

42 нче мәктәпнең 3нче сыйныф укучысы Галәүтдинова Айзилә.«Тылсымлы каләм» түгәрәге әгъзасы.


Чыршы
Яңа ел бәйрәменә
Чыршы бизәдек.
Төрле уенчыклар,
Утлар да элдек.
Матур бизәкле 
Кар бөртекләре.
Күбәләкләр дә
Кунган, күр әле!
Гирлянда кушкач,
Чыршы җанлана.
Җем-җем иттереп
Утлары яна!

42 нче мәктәпнең 3нче сыйныф укучысы Исламова Сәфинә. «Тылсымлы каләм» түгәрәге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев