Көмеш кыңгырау

Урман маҗарасы

Бу арада гел маҗараларга юлыгып тора Ильяс. Бер көнне уянып китсә, шаккаткыч хәл. Урамда беренче кар төшкән.

Якшәмбе көн иде. Ильяс шул минутта ук киенеп урамга чыкты.

Бөтен бала урамда! Ильяс дуслары янына китте. Алар кар атышып уйнадылар, күңел ачтылар. Менә Ильясның бер дусты Хәмит аларга:

– Әйдәгез, урманга барабыз, – диде. Ильяс башта куркып калса да, дусларыннан калмаска булды. Өйгә кереп, әти-әнисенә әйтеп чыкты.

Менә алар урманга килеп җиттеләр. Кар әле күп булмау сәбәпле, җәяү генә бардылар. Урманда тын иде. Агачлар кар белән бизәлә башлаган. Аяк астында сирәк кенә куян эзләре күренеп китә. Кошларның агачтан-агачка очып кунулары күңелгә шом сала. Нидер булыр кебек. Алар анда бер сәгатьләп йөрделәр. Каравылчы өе яныннан узып киттеләр. Тик анда беркем дә күренмәде.

Күпмедер йөргәч, алар адашуларын аңладылар. Берзаман ут күреп алдылар һәм шунда таба киттеләр. Бу ниндидер өй иде. Тик бая күргән каравылчы өе түгел. Керсәләр, мич яна, өстәлдә – чәйнек, ә өйдә беркем дә юк. Балалар шунда җылынырга булдылар. Күп тә үтмәде, ишектән озын ак сакаллы бабай керде. Балалар куркышып:

– Сез кем?! – дип сорадылар.

– Минем исемем Рәшит... Рәшит! – диде бабай. – Сез ничек минем өемә эләктегез?

Бар нәрсәне сөйләделәр. Ә бу вакытта Ильясның әти-әнисе бик каты кайгырдылар. Инде кич, ә Ильяс һаман өйдә юк. Балалар да өйдәгеләре турында уйладылар, әмма берничек тә хәбәр итә алмадылар. Телефоннары тотмады.

Шунда Рәшит бабай:

– Ярар. Бүген монда кунарсыз, иртәгә өегезгә озатырмын, – диде.

– Ә сез ник урманда яшисез? – дип сорады Ильяс.

– Мин кечкенәдән җәнлекләрне яраттым. Менә инде ярты гасырга якын урманда яшим. Шул вакыт эчендә күпме җәнлекнең дустына әйләнгәнмендер. Моннан ерак түгел тагын бер өй бар. Бәлки, күргәнсездер дә. Анда да каравылчы яши. Ул миңа алмашка килгән егет. Мин инде картайдым. Яшьләргә киңәшләр биреп үткәрәм вакытымны. Ә урмандагы җәнлекләр мине һаман таный.

Малайларга бабай янында кунарга туры килмәде. Ильясның әтисе малайларның әтиләрен җыеп, тракторын кабызып, урманга юл алды. Туп-туры карт каравылчы өенә тукталдылар, бабайга рәхмәт әйтеп, балаларын алып кайтып киттеләр. Ә балалар Рәшит бабай янына килеп йөрергә, аңа булышырга сүз бирделәр.

Әмир Садыйков, Күгәрчен мәктәбе, 6нчы сыйныф.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: