Көмеш кыңгырау

Урман кешесе («Дәвам итәбез» бәйгесе)

Мин аны күрүгә, каттым да калдым! Аякларымны кымшата да алмадым, валлаһи! Йөгереп китәсем килә, ә ул мине жибәрми… 

Җәйге матур көн иде. Бик каты кыздырганлыктан, минем су коенасым килде. Дуслар белән күңеллерәк була дип, аларга да әйттем. Әлбәттә, алар каршы килмәделәр. Барыбыз да Алмазлар өе кырыена жыелдык. Алмаз хәтта ашарга бутерброд һәм әчәргә газлы су да  алган иде. Күлгә төшкәндә, кызулыктан түзә алмыйча кибеттән туңдырма алдык. Бу безне әз генә суындырды. Шулай да безнең башта бер генә уй иде: салкын суга чуму… Күлгә төшеп җиттек. Айдар бу матурлыкны беренче тапкыр күргәндәй, фотога төшерә башлады. Гаҗәп түгел, ул көннәр буе компьютерында, өеннән дә чыкмыйча ята бит. Без тиз генә чишендек һәм суга чумдык. Ирек сумкасыннан тубын чыгарды. Тупны суга алып кереп киттек. Аның белән волейбол уйнарга тотындык. Озак уйный алмадык, туп агачлар арасына кереп китте. Ирекнен кәефе төште. Шул вакытта каты  җил чыкты. Айдарга әнисе телефоннан шалтыратып, өйгә кайтырга кушты. Без аны әз генә калып торырга күндердек.
Туп минем гаебем аркасында кереп киткәч, мин аны алып чыгарга тиеш идем. Туп артыннан киттем. Туп кечкенә генә чатырга тәгәрәп кереп киткән. Чатырга керсәм... ни күрим? Анда урман кешесе басып тора!

Урман кешесе мин күзаллаганча булып чыкты. Ләкин күпкә куркынычрак. Ярдәмгә дусларымны да чакырырга өлгермәдем, ул минем кулымнан тотып алды. Тамак кипте, тәннән тир бәреп чыкты. Мин аны күрүгә, каттым да калдым! Аякларымны кымшата да алмадым, валлаһи! Йөгереп китәсем килә, ә ул мине жибәрми… 

Ул әкрен генә минем колакка: «Улым, тор, мәктәбеңә соңга каласың»,- диде. Шул вакытта мин уянып киттем. Бу төштән соң мин урман кешесе барлыгына ышанмый башладым. Ә бәлки…


Миннеханов Самат, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: