Көмеш кыңгырау

Урман дуслары («Дәвам итәбез»)

Бүгенге көн шундый матур иде. Шул хөрмәткә Айдар белән Наил иртәгә дә шушы ук урында кабат очрашабыз дип сөйләште. Ике дусның үзара вәгъдәләрен беркайчан да җилгә очырганнары юк иде. 

Икенче көн дә шулай ук кояшлы, матур иде. Айдар белән Наил сөйләшә-сөйләшә урманга барып җиткәннәрен тоймый да калдылар. Алар сәгатьләр буе урманны, болыннарны, табигатьнең матурлыгын карап, сокланып йөрделәр. 
– Нинди матур безнең туган як! - диде Айдар.
– Әйе. Шушы матурлыкны телефоннарга, гаджетларга алыштырдык шул...
Малайларга бөтен нәрсә кызык иде: тау-тау булып өелгән кырмыска оялары да, поши эзләре дә, кечкенә куаклардагы кош оялары да...
Балалар кырмыскалар мыжлаган урынны озаклап күзәттеләр: берәүләре бөҗәк ташый, икенчеләре ауга, урманны корткычлардан арындырырга ашыга... 

Шулай итеп,  кич тә  җитте. Кайтыр юлга борылдылар. Урман авылдан шактый ерак иде. Әле яңгыр да ява башлады. Алар икесе дә нишләргә белмәделәр, агач  ботаклары астына ышыкланырга булдылар. Бер-берсенә сыенып, яңгыр туктаганын көтәргә булдылар. Урман һавасы аларны тәмам изрәтте: икесе дә тирән йокыга талдылар. 
Ә бу вакытта әниләре бөтен авылны йөреп чыктылар, балаларын эзләделәр.  Бу төнне авылда бер кеше дә тыныч йоклый алмады. Җитмәсә, яңгыр иртә белән генә туктады.
Айдар белән Наилне эзләргә генә чыгып киткәннәр иде, алар үзләре ишек алдына килеп керделәр. Моннан соң аларның өйләрендә нинди хәлләр булганын язып тормасам да була. Беркемгә дә әйтмичә урманга чыгып китүнең нинди куркыныч хәлләргә китерергә мөмкин икәнен өйдәгеләр малайларга аңлатырга тырыштылар. Малайлар бу хәлдән соң үзләре генә урманга бармый торган булдылар.

Садыйков Әмир, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: