Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Урамда адашкан Актүш

Хуҗамның таныш гәүдәсен күргәч, әй сөендем. Мине эзләгән бит ул! Өендә тик ятмаган!

Җәяүлеләр юлы, кар басып, тар гына калган. Көн суык, караңгы төшеп килә. Шушы сукмактан көч-хәл белән генә атлыйм. Яңа гына адашкан булсам да бер хәл, югалганыма ике көн була бит. Минем югалганны хуҗам күрдеме икән? Мине эзли микән? Эх! Шул сарай ишеге ачык калмаган булса, капка астыннан чыгып, күрше малаена ияреп, түбән очка бармаган булсам... 

Кар ялап кына булмый шул.Тамак ялгап та аласым килә... Мине кем ашатыр? Бер әбигә ияреп барып карадым, мине куып кына җибәрде. Абзыйга иярдем инде дигәндә, машинасына утырып китеп барды. Әнә юл чатында малайлар күренә түгелме? Тизрәк шулар янына ашыктым. Йөгереп барып, аякларына уралдым, бер баланың күкрәгенә тәпиләремне куеп, кечкенә койрыгымны селки-селки өреп җибәрдем. Мәктәптән кайтучы малайлар мине урап алдылар. Башымнан, бер-бер артлы куллары белән сыпырып, мине яраттылар. Эчемә җылы кереп китте. Берсе сумкасыннан ипи кисәге алып миңа сузды. Эх, ул каткан ипинең тәмлелеге! Шулчак, хуҗам исемә төште. Ул бит мине көнгә өч тапкыр ашата иде.

Малайлар артыннан калмаска тырышып, әле тегендә, әле монда чаба-чаба ияреп бардым. Балалар да минем белән шаяралар, яраталар, кулларын да ялаттыралар. Урам буйлап бара торгач, таралышып та беттеләр. Тик кечкенә буйлысы гына мине ташлап кереп китә алмады. Мине ияртеп керсә, әти-әнисе ачуланыр дип курка, күрәсең. Минем дә урамда төнгә каршы каласы килми. Капка төбенә зур гәүдәле бер ир чыкты. Малайның әтисе икән. 

– Кит моннан, – дип, мине читкә куды да улын алып кереп китте, җитмәсә, капкасын да борын төбеннән үк ябып куйды. Тагын урам уртасында берьялгызым калдым. Мин, кечкенә көчеккә берәр ипи кисәге чыгарып бирерләр, берәр җылы урын табарлар дигән өмет белән капка төбендә төн кундым. Көн яктырыла башлаган иде инде.

Ерактан: «Актүш, Актүш», – дигән таныш тавыш колагыма ишетелде. Тавыш килгән якка таба чаптым. Хуҗамның таныш гәүдәсен күргәч, әй сөендем. Мине эзләгән бит ул! Өендә тик ятмаган!

Хәмидуллина Элиза, Әгерҗе районы Исәнбай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев