Ул да мактаныр иде!
«Иң шәп хикәя» бәйгесенә.
Бәйгедә катнашыр өчен башламнар биредә
Ишәк колагы белән мактана, дип кабатларга ярата иде бабасы. Яратмый ул мактанчыкларны! Соң кем ярата инде аларны.
Бабасы инде юк, сүзе гел колак төбендә яңгырап тора. Әнә Ришат мактанмый да, тыныч кына йөри. Ләйлә уйнарга чыкса, шундук аның янына килеп җитә. Бөтен урамга ике туп. Чистайдан Ләйлә белән апасына әнисе ике туп алып кайтты. Мактанып та йөрмәделәр, дуслары белән бергәләшеп «Үрдәк атышлы», туплы уйнадылар. Үзеннән дүрт яшькә олырак Ләйлә белән Ришатның сүзләре килешә: көлешә-көлешә сөйләшәләр, аякта туп сикертеп уйныйлар. Ришатка техника җене кагылган, зур абыйсы кайтса, гел шуның янында бөтерелә. Беренче тапкыр велосипедка утырганда, йөри дә белмәгән ул. Үсә барган саен яңа велосипед алып торганнар, ишегалларында өчәү тезелеп тора. Туганнан ук великта җилдергән малай быелгы җәйдә матай, машина, комбайн йөртергә өйрәнде. Буе рульгә җитми анысы, әтисе аны алдына утырта, шулай йөртәләр машинаны. Великның да биегрәгенә үрелә ул. Карап торсаң, көлеп үләрлек. Бер аягы белән педальгә басып җибәрә, аягы эленеп кала, икенче педале күтәрелгәч, икенче аягы белән шуңа баса. Титак-титак йөрү ошыйдыр инде үзенә. Утыргычына утырса, педальгә буе җитми.
Эх, Ләйләнең буе да бар, велигы гына юк. Әтисе булсамы, аларның машинасы да, велигы да булыр иде! Әнисеннән сорап та карады, ул риза булып беткән иде, тик әбисе рөхсәт итмәде. Ватылса, кем рәтләр, йә егылыр да гарип калыр, диде. Ләйләне күрше малае күптән великта йөрергә өйрәткән иде инде. Яланга барып, кеше күрмәгәндә генә! Ришатның апасы бик усал, велосипедына кеше утыртырга кушмый. Күрсә, әниләренә әләкләшергә йөгерә. Бу безнең велик, бу безнең капка төбе дип үзәкләргә үтә. «Безнең әтиебез бар, ә сезнеке юк, безнең өч велик бар, ә сезнең берәү дә юк», – диюләре кызны бик рәнҗетә. Шуңа күрә аннан качып кына йөриләр. Ләйлә тыкрыктан гына яланга элдерә, Ришат урамнан.
Велосипед башта Ләйләне тыңламады. Йөреп кенә китеп булмый бит, аварга гына тора. Абыйсы булсамы, бик тиз өйрәтер иде. Ришат велигын да тотып тора, утыртып та җибәрә, тик ерак китеп булмый. Шулай азаплана торгач, тәки өйрәнде Ләйлә, хәзер инде великтан төшәсе дә килми. Яланны бер-ике урап килә дә, ындыр бакча артыннан кайтып китә. Уенда шул гына. Әнисе дә ахыр чиктә ризалашты. Авыл башында торучы апаларга кертеп калдыруы турында сөенче алуга, кызлар шул апаларга йөгерделәр.
Әкрен генә капканы ачтылар, анда яшел төстәге кызлар велосипеды тора. Бу сиңа Ришатларның кечтек кенә велигы түгел инде. Тәгәрмәчләре – тракторныкы кадәр бардыр! Ә багажнигына апасын да утыртып йөртерлек. Ул звоногының тавышы – сандугачларың бер якта торсын! Мондый велик турында хыяллана да алмый иде алар. Ә маркасы – «Спутник». Мондый велик әле беркемдә дә юк! Үз гомерләрендә иярләгән беренче тимер атлары иде бу кызларның! Апасы йөри белми, димәк, урам уртасыннан үз велосипедында Ләйлә кайтачак!
Кызганыч, ләкин тәгәрмәчләргә тын кертелмәгән, руле дә ныгытылмаган булып чыкты. Кызлар яшел дусларын тыкрыктан гына этеп кайттылар. Кем генә җыеп бирер икән? Күрше абыйлар караңгыда гына кайталар. Әнисе күршеләргә әйтеп чыкты чыгуын – бер, ике, өч көн үтте. Ләйлә велосипедын ишегалды буенча әйләндереп йөртеп килә дә тузаннарын сөртештереп келәткә сөяп куя. Керүче күренмәгәч, әбисе күрше малайдан велосипедны җыеп бирүен сорады. Ярты сәгать эчендә велик әзер иде. Менә ул төшләргә кереп йөдәткән мизгелләр! Күзләренә тулган сөенеч яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, Ләйлә ишегалдыннан бер әйләнеп килде. Бүген алар каршында күрше егете иң көчле, мәрхәмәтле кеше булып, тагын бер башка күтәрелде.
Ләйләне карарга урамга бөтен гаиләсе: әбисе, әнисе, апасы чыкты. Кызның шатлыгын аңлатып бетерерлек түгел: авызлар – колакта, колаклар – еракта. Гүя ул урам уртасыннан йөрми, һавадагы тургай кебек, канатланып оча иде.
Апасын великта йөртергә бик тиз өйрәтте Ләйлә. Бер йөреп күрсәтте, аннан велигын кырыннан тотып йөртте. Әкрен генә рулен җибәргән иде, апасы аңа ачулана-ачулана йөреп тә китте. Апасы да хәзер великта оча гына, Ләйләне багажникка утыртырга да онытмый. Беркөнне дүртәүләп урманга печәнгә киттеләр. Әбисеннән кала, велосипедка бөтенесе чиратлап утырып барды.
Шул көннән башлап велик печән ташу техникасына әйләнде. Әниләре чабып, капчыкка тутырып куйган печәнне багажникка яхшылап бәйлиләр дә, Динә белән Ләйлә чиратлап өйгә ташыйлар. Тауны менсәң, тигез юлдан кайтырга була. Каршыңа машина очраса, юл кырына чыгарга кирәк. Менә шунда башлана инде мәшхәр: печәне-ние белән велосипед ава, син кырыйга сикереп төшеп каласың, кире аны бастырып, утырып китәр өчен күпме интегергә кирәк. Басу уртасында булышыр кеше дә юк. Шул вакытта әти юклыгы искә төшә. Ул булсамы, Ләйләләр дә күрше кызлары кебек урамда уйнап кына йөрерләр иде. Әтиле булуы белән белеп мактана икән күрше кызы! Велосипедын сатып алдылар, әтиләр генә сатылмый, аларны сорап та торып булмый!
Шул җәйдә алар дүртәүләп яшел великлары белән малларына кыш чыгарлык хуш исле печән әзерләделәр. Яшел дуслары аларга әле бик озак хезмәт итте.
Роза Әмирова, Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев