Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Укытучы хөрмәткә лаек

Без укытучының хезмәтенә һәм тырышлыгына таң калабыз.

Укытучылар булмаса, балаларны язарга һәм укырга, рәсем ясарга, җырларга, биергә яки тирә-юньдәге дөньяның матурлыгын күрергә кем өйрәтер иде? Белмим... Укытучы һөнәре турында тирәнрәк уйлансаң, аның никадәр мөһим һәм әһәмиятле булуын аңлыйсың. Шуңа күрә укытучы булу — бик авыр хезмәт. Укытучының кеше тормышында роле зур. Һәр укытучы үз укучыларының киләчәктә уңышка ирешүләрен тели. 

Мәктәп бусагасын атлап керүгә, бала каршысына укытучы чыга. Ул аны озата бара, белем бирә, якын дустына әйләнә. Нәкъ менә укытучылар безне әйләнә-тирә табигать, мәдәният һәм әдәбият белән таныштыра. Укытучы безне игелекле, сабыр, гадел булырга, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтә. Ул безгә үз эшебез өчен җавап бирә белергә, максатларыбызга ирешергә ярдәм итә. Укытучы безне эшләргә һәм үз-үзебезгә ышанырга өйрәтә. Ул безне белем һәм казанышларга рухландыра. Аның ярдәмендә без киләчәккә кирәк булган яңа күнекмәләр һәм белем алабыз. 

Укытучылар даими эзләнәләр, яңа уку эшчәнлеген үзләштерәләр, һәрвакыт үсештә булалар. Бу чын профессионализмның мөһим күрсәткече булып тора. 

Минемчә, һәр кеше дә укытучы була алмый, чөнки бу һөнәр зур түземлек, хезмәт, үз фәнең белән кызыксыну таләп итә. Кайвакыт укытучы үз укучыларыннан яңага өйрәнә. Укучылар белән бергә ул хезмәттәшлек итәргә, һәркемнең фикерен хөрмәт итәргә, тыңларга һәм үзен ишеттерергә өйрәнә. 

Һәр укытучы хөрмәткә лаек. Без укытучының хезмәтенә һәм тырышлыгына таң калабыз. Аңа безне уйлап, кайгыртканы өчен рәхмәт әйтәбез. Без укытучыларыбызны истә тотарга тиеш!

Закирова Эльза, 11 нче класс, Актаныш районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев