Көмеш кыңгырау

«Уф!» дип кемнәр әйтә?

...– У-уф! Нишләп миңа катнашырга ирек бирмиләр?! А-ааа!!! Ну почему... почему-у?! Ы-ы...

– Уф! – шу­лай әй­тә­без мин һәм Алия, күп ке­нә олим­пи­а­да­га ба­рып, арып кайт­кан­га кү­рә.

– Уф! – дип әй­тә Са­ра, ми­нем күп ке­нә олим­пи­а­да­лар­га ба­рып, урын ал­ган­ны бел­гән­гә кү­рә. Аның шун­дый олим­пи­а­да­га ба­ра­сы ки­лә, олим­пи­а­да эш­лә­ре аңа ике­гә ике­не куш­кан ши­кел­ле җи­ңел би­ре­лә­чәк, янә­се. (Лә­кин, ич­ма­сам, ул те­ли бит әле, ә баш­ка­лар бер дә кат­на­шыр­га те­лә­ми). Аны олим­пи­а­да­га алып бар­мый­лар, чөн­ки укы­ту­чы­лар аны «хә­тер­сез» дип ке­нә бе­лә. Ә кем бе­лә... Шу­ңа кү­рә ул без­дән көн­лә­шә. Ни­ка­дәр ка­ты көн­лә­шә ди­сә­гез...  Без ике­без олим­пи­а­да­дан кайт­кан­да, ул без­нең ян­га ки­лә дә, дип­лом­ны ка­рый да, «Кот­лыйм!» – дип бе­раз кыч­кы­рып әй­тә. Ә үзе класс­ка ке­реп ки­тә дә, бе­рү­зе кал­са (ә ул ка­ла), авы­зын бү­сеп, чы­ра­ен сы­тып, елый. Ан­на­ры На­и­лә­гә үзе­нең кай­гы­сын сөй­ли. Ә На­и­лә бе­рәр нәр­сә­не бел­сә... Бө­тен мәк­тәп шул ту­рын­да бе­лә.

Тик... Тик мин ул ва­кыт­та аның шун­дый икә­нен алай ук аң­ла­ма­ган идем әле. Бер­ва­кыт­ны без класс­та ике­без ге­нә кал­дык: ул һәм мин.

– Фә­нис, си­ңа олим­пи­а­да­да, ко­ро­че... Зна­ешь­мы, си­ңа прос­то, ваб­ще, бик, бик по­вез­ло! – дип әйт­те ул, ми­не чит­ләп ка­рап.

– Ниш­ләп алай ди­сең?

– Чөн­ки ми­не не це­нят.

– Шу­лай­мы­ни?

– Әйе. Мин укы­ту­чы­лар­дан со­рап ка­ра­дым, ми­не кат­наш­тыр­сын­нар ди­еп,  ә алар: «Кая ин­де!» – дип ки­ре бор­ды­лар. Ә мин бит бик тә хо­чу!

– М-м...

– Ә ми­нем әти, та­тар те­ле укы­ту­чы­сы бул­са да, ми­ңа кар­шы ки­лә. «Син бит ан­да соң­гы урын ала­чак­сың!» – дия.

– А-а...

– У-уф. Ни­чек син шу­лай бул­ды­ра ала­сың соң? Кат­на­шыр­га. Һәр при­зер да бу­лыр­га. Ә? Ә-ә? – дип бәй­лә­нә бу кыз­чык.

– Мин бел­мим... Хо­тя, аның өчен күп укыр­га, күп ка­бат­лар­га ки­рәк, бик күп ты­рыш­лык ки­рәк, әл­бәт­тә.

– Уф! Ка­ян тап­тың бу сый­фат­лар­ны? Бу бит ми­нем иң ярат­ма­ган­на­ры!

Шул­чак­ны класс­ка за­вуч ки­леп кер­де:

– Фә­нис, ме­нә та­гын бер уңыш ки­леп чык­ты әле си­нең! – дип мак­та­ды да ин­тер­нет-кон­курс­та кат­наш­кан өчен сер­ти­фи­ка­тым­ны күр­сәт­те ул. Са­ра ки­нәт ке­нә ка­раң­гы­лан­ды, би­тен­дә ачу бил­ге­лә­ре пәй­да бул­ды, ан­на­ры без класс­тан чы­гып кит­кәч, «У-уф!» дип кыч­кы­рып диң­гез­лә­рен агыз­ды. За­вуч ми­ңа дип­лом­ны би­реп кит­те. Мин клас­ка ке­реп, аны сум­ка­ма ты­гып куй­дым. Са­ра ми­ңа ка­ра­ма­ды. Аның ка­ра­шы тә­рә­зә­дә иде. Ка­ра­ла­ма ты­шы­на зур хә­реф­ләр бе­лән мин (ул ты­ныч­лан­сын өчен, бил­ге­ле) «Га­фу!» дип яз­дым һәм пар­та­сы­на ку­еп, чы­гып кит­тем. Һәм бүл­мә­дә Са­ра­ның рус­ча-та­тар­ча нәр­сә кыч­кыр­га­нын ише­теп тор­дым ин­де ан­на­ры. Са­ра үз-үзе бе­лән сөй­лә­шә баш­ла­ды.

– У-уф! Ниш­ләп ми­ңа кат­на­шыр­га ирек бир­ми­ләр?! А-ааа!!! Ну по­че­му... по­че­му-у?! Ы-ы... Тук­та. Га­фу... В смыс­ле, га­фу? И нәр­сә әй­тер­гә те­лә­де ин­де «кос­тяш­ка» мо­ның бе­лән? Ти­по ул ми­не га­фу итә. А по­че­му? А ну да, ул бит ви­но­ват. Ул бит кат­наш­кан һәм урын ал­ган, ә ми­не кат­наш­тыр­мый­лар, ә аны кат­наш­ты­ра­лар. «Кос­тяш­ка». Ул ми­не укы­ту­чы­лар­га шун­дый итеп сөй­лә­гән­дер. Или юк­мы? Ай, да лад­но. Бул­ды, всё, Са­ра. Җы­ен. Син әти­ең­не ни­чек тә бул­са да ярыш­ка җи­бә­рер­гә уго­во­рить итәр­гә ти­еш. Ул си­не жа­леть итәр­гә ти­еш!

Ни­һа­ять, ки­лә­се ел­гы ли­ней­ка­да мон­дый сүз­ләр яң­гы­ра­ды:

– Га­фи­я­тул­ли­на Са­ра олим­пи­а­да­да при­зер, кот­лый­быз!

Ме­нә бит, те­ләк һәм «уф»­лау Са­ра­ны җи­ңү­гә ки­тер­де!

Әмир Фәр­хул­лин, Ма­ма­дыш ра­йо­ны, Ке­че Кир­мән авы­лы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: