Көмеш кыңгырау

Уф!

- Уф! – шулай әйтәбез мин һәм Алия, күп кенә олимпиадага барып, арып кайтканга күрә.

- Уф! – дип әйтә Сара, минем күп кенә олимпиадаларга барып, урын алганны белгәнгә күрә. Аның шундый олимпиадага барасы килә, олимпиада эшләре аңа икегә икене кушкан шикелле җиңел биреләчәк, янәсе. (Ләкин, ичмасам, ул тели бит әле, ә башкалар бер дә катнашырга теләми). Аны олимпиадага алып бармыйлар, чөнки укытучылар аны “хәтерсез” дип кенә белә. Ә кем белә... Шуңа күрә ул бездән көнләшә. Никадәр каты көнләшә дисәгез...  Без икебез олимпиададан кайтканда, ул безнең янга килә дә, дипломны карый да, “Котлыйм!” – дип бераз кычкырып әйтә, һәм класска китә дә, берүзе калса (ә ул кала), авызын бүсеп, чыраен сытып, елый, аннары Наиләгә үзенең кайгысын сөйли. Ә Наилә берәр нәрсәне белсә... Бөтен мәктәп шул турында белә.

Тик...

Тик мин ул вакытта аның шундый икәнен алай ук аңламаган идем.

Бервакытны без класста икебез генә калдык: ул, һәм мин.

-        Фәнис, сиңа олимпиадада, короче... Знаешьмы, сиңа просто, вабще, бик, бик повезло! – дип әйтте ул, мине читләп карап.

-        Нишләп алай дисең?

-        Чөнки мине не ценят.

-        Шулаймыни?

-        Әйе. Мин укытучылардан сорап карадым, мине катнаштырсыннар диеп,  ә алар: “Кая инде!” – дип кире бордылар. Ә мин бит бик тә хочу!

-        М-м...

-        Ә минем әти, татар теле укытучысы булса да, миңа каршы килә. “Син бит анда соңгы урын алачаксың!” – дия.

-        А-а...

-        У-уф. Ничек син шулай булдыра аласың соң? Катнашырга. Һәр призер да булырга. Ә? Ә-ә? – дип бәйләнә бу кызчык.

-        Мин белмим... Хотя, аның өчен күп укырга, күп кабатларга кирәк, бик күп тырышлык кирәк, әлбәттә.

-        Уф! Каян таптың бу сыйфатларны. Бу бит минем иң яратмаганнары!

Шулчакны класска завуч керде һәм әйтте:

-        Фәнис, менә тагын бер уңыш килеп чыкты әле синең! – дип мактады да, интернет конкурста катнашкан өчен сертификатымны күрсәтте. Сара кинәт кенә караңгыланды, битендә ачу билгеләре пәйда булды, аннары без класстан чыгып киткәч, “У-уф!” дип кычкырып диңгезләрен агызды. Завуч миңа дипломны биреп китте. Мин класска кердем, аны сумкама тыгып куйдым. Сара миңа карамады. Аның карашы тәрәзәдә иде. Ул минем янәдән урын алганым өчен, тагын эчтәнгенә кыза иде. Каралама тышына зур хәрефләр белән мин, ул тынычлансын өчен, үзем нәрсә язганымны аңламыйча “Гафу” дип язганмын, һәм аны партасына куйганмын, чыгып киткәнмен. Мин бүлмәдә Сараның русча-татарча нәрсә кычкырганын ишетеп тордым. Сара үз-үзе белән “сөйләшә” башлады.

-        У-уф! Нишләп миңа катнашырга ирек бирмиләр?! А-ааа!!! Ну почему... почему-у?! Ы-ы... Тукта. Гафу... В смысле, гафу? И нәрсә әйтергә теләде инде “костяшка” моның белән? Типо ул мине гафу итә. А почему? А ну да, ул бит виноват. Ул бит катнашкан һәм урын алган, ә мине катнаштырмыйлар, ә аны катнаштыралар. Костяшка. Ул мине укытучыларга шундый итеп сөйләгәндер. Или юкмы? Ай, да ладно. Булды, всё, Сара. Җыен. Син әтиеңне ничек тә булса да ярышка җибәрергә уговорить итәргә тиеш. Ул сине жалеть итәргә тиеш! Барам булгач, барам шул олимпиадаларына!

Ниһаять киләсе елгы линейкада мондый сүзләр яңгырады:

- Гафиятуллина Сара олимпиадада призер, котлыйбыз.

Ах бу конкурслар, олимпиадалар. Кемнәргә ничек тәэсир итә бит алар. Менә бит, теләк һәм уфылдау Сараны җиңүгә китерде!

Әмир Фәрхуллин, 15 яшь, Мамадыш районы Кече Кирмән авылы


Әмирнең шәхси блогы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: