Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тылсымлы җил

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары язган әкиятләр.

Тылсымлы җил

Борын-борын заманда ташбака белән балыклар кошлар кебек күктә очканнар. Алар бик усал булганнар. Кешеләргә, хайваннарга һәм кошларга зыян салганнар.

Көннәрдән бер көнне бик көчле җил, давыл чыга. Ташбака белән балыкларны җил бәреп төшергән. Алар җилгә ялынганнар:

– Безне кире күккә күтәр әле, – диеп ялварганнар. Тик җил аларны тыңламаган.   

– Сез кешеләргә, табигатькә зыян китерәсез. Шуның өчен дә мин сезне күккә күтәрмим. Ташбаканың өстенә бер зур таш куйган. Шуннан бирле ташбака әкрен генә шул ташны күтәреп йөри икән, ә балыкны суга җибәргән. Балык суда гына йөзгән.

Алинә Солтанова


Алия һәм җиләкләр

Бер кечкенә генә авылда яшәгән, ди, Алия исемле кыз. Алия бик уңган һәм шаян кыз булган. Әнисе аны бик яраткан. Аның дуслары да бик күп булган.

Бервакыт Алия дус кызлары белән җиләккә киткән. Алар бик күп итеп җиләк җыйганнар. Алия җиләк җыя-җыя дусларыннан аерылып киткән һәм адашкан. Ул бер бик матур, әкиятләрдә сөйләнә торган аланга килеп чыккан. Анда җиләк бик күп һәм эре икән. Алия бер җиләккә кагылган һәм ни күрсен: бөтен җиләкләр бер рәткә тезелеп аңа юл күрсәтәләр. Ул җиләкләр күрсәткән юл белән бара һәм урман кырына чыга. Җиләкләргә рәхмәт әйтеп өенә кайтып китә.

Өенә кайткач, әнисенә урманда булган хәлләр турында шатлана-шатлана сөйләп бирә. Булган хәлләр турында сөйләшә-сөйләшә, җиләкләп чәй эчәләр.

Гөлназ Латыпова.


Сарык бәтие

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер ярлы гына кеше. Бу кешенең базардан сатып алган бер бәтие генә булган. Бәти карап туймаслык матур, ди. Аның дүрт аягында да кара төрткесе булган. Күзләре – кара, койрыгы һәм гәүдәсе ак икән. Көннәр, атналар үткән, сарык бәтие матур бәрән булып үсеп тә җиткән.

Менә бер көнне хуҗасы бәрәнен болынга ашатырга алып чыккан. Хуҗа үзе белән печән чабарга чалгысын да алган. Килеп җиткәннәр болар матур бер аланга. Аланда төрле чәчәкләр үсә, чәчәкләр өстендә бик матур күбәләкләр очып йөри икән. Сарык бәрәне бу матурлыкка шаккаткан. Менә аның хуҗасы печән чаба башлаган, ә бәрән, татлы үләннәрне ашый-ашый, үзе дә сизмичә, бик еракка киткән. Борылып караса, бөтенләй чит-ят җир. Ары сикергән, бире чапкан, тик хуҗасын тапмаган. Үз-үзенә бик нык ачуы чыккан, юлга сузылып яткан, еланга чак кына басмый калган, кырмыска оясын туздырмакчы булган. Тик кырмыскалар әйткәннәр: «Берүк безнең шәһәрчегебезгә тия күрмә, ни теләсәң, шуны бирәбез», – дигәннәр. «Миңа хуҗамны табарга булышсагыз иде», дигән бәрән. Кырмыскалар аңа бик теләп булышканнар. Беркөнне хуҗасы янына алып барып куйганнар. Менә шул көннән башлап, сарык бәрәннәре беркайчан да хуҗаларын ташлап китми башлаганнар. Чакыргач та йөгереп киләләр икән.

Камилә Яббарова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев