Көмеш кыңгырау

Тыелган үбешү

«Хи-хи хикәя» бәйгесенә килгән шаян хикәя.

Маратның бик тә үбешәсе килде. Кичә әтисе белән әнисе телевизор караган чакта алар янына чыгып кына утырды:
– Улым, дәресләреңне әзерләдеңме соң әле син? – диде аңа әтисе яткан җиреннән сикереп торып. Аңа әнисе дә кушылып:
– Ие... ни... узган атнада математикадан эләктергән койрыкларыңны төзәттеңме? – дип сорашкан булды.
– Инде күптән ике дүртле алдым бит ул икеле артыннан, – диде Марат бераз ачуланып. – Гел шул икелене искә төшермәсәгез дә була инде.
– Ярар. Алмыйлар аны, исеңә дә төшермәбез. – Әтисе бер әнисенә карап торды, бер Маратка карап куйды. Үзенчә сүз эзләде инде ул шулай. Аннан ышанычсыз сүзләренә үзенең горурлыгын өстәргә тырышып:
– Әле бит безнең... теге ни... нәрсә соң инде, әнисе? – Ул хатынына таба борылып, аннан ярдәм көткәндәй итте, әмма әнисе берни аңламый иде. – Безнең бит кухняда... ие, кухняда... бер тәрәзәнең шторлары төшкән.
– Ә-ә-ә, әйе шул. Улым, егет кеше бит инде син... менә дигән булышчы! Бар шуларны эләктереп чык әле, – диде әнисе.
Марат пәрдәләрне эләргә чыгып китте. 
Белмиме инде ул нәрсә өчен чыгарып җибәргәннәрен? Үзе уйлый иде ул: «Ни өчен үбешү ул оят? Нигә олылар өчен үбешү гади бер күренеш, ә миңа аны күзәтергә дә ярамый? Телевизорда үбешү эпизоды чыккан саен әти-әни мине яннарыннан нигә куа? Монысын ничек аңлатып була? Бәләкәй малай диярсең! Унбер яшь ич инде миңа! Җиткән егет бит мин, үзләре дә бит шулай дип сөйли... Унбер ич! Бу инде ун түгел!
Шуның өстенә, ул киноларга да “16+”, “18+” дигән тамгалар куялар. Янәсе, зурларга кайчан да үбешергә, кайчан да үбешү сурәтләнгән кино карарга ярый. Ә миңа юк! Дөреслек кая соң? 
Күргән юк инде минем аларның «олылырча үбешү»ләрен. Һәр кичен мәктәп бакчасы янында күршедәге Исламия апаның кызы Алсу белән күрше авыл егете Ислам үбешеп торалар бит. Әле без аларны дус малайлар белән бергәләшеп качып карап та торабыз. Ахырында «Теле-теле-тесто, жених и невеста!» – дип кычкырып китәбез дә әле. Ә ник алар үбешәләр соң? Аларга да унсигез тулмаган, мәктәптә генә укып йөриләр. Ләкин нәрсәгәдер миңа үбешү булган кино карарга ярамый, ә Исламия апа кызына егете белән урамда үбешеп тору тыелмый? Алайга киткән икән, дәүләтебездә... юк, илдә тыйыйк үбешүләрне. Берәү дә үбешмәсен!»

Ул кичне Марат озак уйланып ятты. Ә икенче көнне иртән ул әнисеннән сорарга булды. Әнисенең табага салган коймак камырының чыжлавын аз гына карап торды да, килеп:
– Әни,  үбешү – нигә оят? – диде.
Әнисе сәерләнеп китте: каушады, куркып карады, кызарынды, кулындагы кашыгы җиргә төште.
– Нинди сүз сөйлисең инде син, Марат? – диде ул. – Иртә таңнан әллә нәрсәләр чыга авызыңнан. Авырмыйсыңдыр ич?
– Юк, авырмыйм. Нәрсәгә сез караган киноларны миңа карарга ярамый? Нигә шулай яшерәсез сез аларны миннән? Миңа да үбешергә өйрәнергә кирәк бит инде... Ә кино карамагач, каян өйрәним ди мин? Алсу апай белән егетенең үбешүеннән өйрәнә алмыйм бит инде, алар үзләре дә үбешә белмиләр.
Әнисе каты итеп көләргә тотынды. Ул газны сүндереп, урындыкка барып утырды. Үзе улына ниндидер бер яшерен ачу белән карый иде.
– Улым, өйрәнерсең, бер дә борчылма, – диде ул көлүен дәвам итеп.
– Ә ничек өйрәним соң? Сездән дә өйрәнеп булмый, кино да каратмыйсыз... Ә сез... әни, сез ничек үбешергә өйрәндегез? Киноданмы, әллә үзлегегездәнме?
Әнисе тагын да катырак итеп көләргә тотынды. Марат ачуланды.
– Син көләсең, әни... ә җавабын әйтмисең... Үбешә дә белмәгәч, кызлар белән ничек танышыйм инде мин? Кызлар белән дә таныша алмыйм! Значит, минем хатыным да булмый! Ә хатыным булмагач, минем киемнәремне дә гомер буе син үтүклисең, син юасың, ашауны да син генә пешерәсең була!
Марат ачуыннан урамга йөгерде. 

«Менә үбешеп күрсәтермен әле, олылар үзләре дә шаккатыр, – дип уйлады ул. – Аларга гына бездән көлеп, мысыкыл итеп, үбешеп йөрергә димәгән бит! Без нәрсә белән ким? Иртәгә мәктәпкә барам да, Диләрә белән үбешәм. Бөтен сыйныфташларым авызларын күтәреп карап калачак әле миңа. Минем белән бөтен кызның да үбешәсе киләчәк әле. Менә күрербез әле кем бәләкәй малай, ә кем зур егет!

Икенче көнгә ул мәктәпкә иң беренче килеп утырды. Әле алай гына да түгел, кибеткә кереп, Диләрә өчен шоколад та алып чыкты. Өендә әтисенең одеколонын да сиптереп чыгарга өлгерде. «Диләрә берничек тә түзеп кала алмаячак инде!» – дип уйлап куйды да үзенең  парта артына  утырып, сәгатенә карап, сигез тулганын көтә башлады. Партадаш дусты Хәлим аннан беренчерәк килеп утырган Маратны күреп:
– Нәрсә булды? Математикадан күчерергә өлгермәдеңме әллә? – дип сорады.
– Кара әле, Хәлим, кил әле якынгарак, – дип, дустының колагына пышылдый башлады Марат. – Беләсеңме нәрсә... Ә мин бит бүген үбешәчәкмен, – диде ул пафос белән.
– Нишлисең?
– Үбешәм... Ну инде... муа-муа... аңлыйсың ич? – ул үбешкән кыфәт ясап күрсәтте.
– Ого! Ә кем белән? – диде гаҗәпләнеп Хәлим.
– Диләрә белән. Кара әле, берәүгә дә сөйләп йөрмә, яме? Ике дәрестән соң бөтен класс алдында сорыйм.
– Ә ризалашмаса?
– Нәрсәгә ризалашмасын ул? Ул бит инде зур кыз... мин дә инде егет... зур егет... Безгә үбешергә кирәк инде, аңлыйсыңмы?
Хәлим берни дә аңламый иде. Хәер, Марат үзе дә бу хәлне бик үк аңлап бетермәде. Ләкин ул инде дәрес бетүгә әзер торды. Шоколадын аңа таба сузды да, бик ышанычлы йөз белән:
– Диләрә, әйдә үбешәбез! – диде. Бар сыйныф аларга борылды, алдагы хәлләрнең ничек бетәсе һәркемгә кызык тоелды.

Диләрә башта шокаладны алыйммы-юкмы дип торган сыман күренде дә, шуннан кисәк кенә Маратның йөзенә текәлеп, җил тизлеге белән яңагына сугып та җибәрде. Бар сыйныф көләргә тотынды. Маратка оят иде бу хәл өчен.

Инде алты дәрес тәмамланып, бу хурлык онытылды дигәндә генә Асия Фәритовна бөтен сыйныфташлар алдында Маратны кызларга бәйләнүе өчен сүкте һәм почмакка бастырып куйды. Барлык дус итеп һәм дошман күргән малайлар аннан көлеп китте. «Менә үбешү булды бу! Диләрә дә чын әләкче икән! – дип уйлады почмакта торганда егет. – Бу нәрсә булып чыга соң инде? Димәк, үбешү өчен мин әле артык яшь? Юк, бу бит гаделсезлек! Инде үбешү дә тыела! Кайчан үсәм һәм кайчан мин берәүдән дә оялмыйча үбешеп йөри ала башлаячакмын соң?»

Кайтканда Алсу белән Ислам тора иде.
– Ник туктап карап торасыз? Мин кечкенә дип уйлыйсызмы? Сез эшләгән күп кенә нәрсәне мин белмим дип уйлыйсызмы? – диде Марат ниндидер ачу белән. – Туктамагыз, үбешегез! Менә үсеп кенә җитим, сездән дә яхшырак үбешәчәкмен әле мин. Һәм миңа беркемнән дә оят булмаячак. Үсим генә... күрерсез!..  
Гөлназ Әхмәдиева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: