Көмеш кыңгырау

Тузбаш елан

Авыл халкы өчен печән өсте көтеп алынган бер чор. Бигрәк тә минем өчен шатлыклы бер мәл.

Бабамнар тау битләренә печән чабарга йөриләр. Беркөнне бабай печән чабып кайткач:

- Иртәгә Алма бакчасына печәнгә төшәбез. Тәбәй кулында җир җиләге ишелеп уңган, безнең белән барырсың, - дип искәртеп куйды.

Җиләк дисәң, безнең кулга күз дә иярми инде. Бигрәк тә үлән арасында үскәннәре эре була. Андыйны җыюы да күңелле.

Шулчак келт итеп Зәйнетдин бабайның сөйләгән хикәяте искә төште. Үзем дә сизмәстән:

- Елан юкмы соң анда? - дип сорап куйдым.

- Еланнан куркып, әллә җиләккә бармаска уйлыйсыңмы? - дип елмайды абый. - Анда тузбашның оясы инде, башлап кешегә ташланмый ул, - дип, мине тынычландырырга тырышты.

Таң белән, кояш кыздырганчы без Алма бакчасы чокырына юл тоттык. Шау-гөр килеп өлкәннәр чаж-чож печән чабарга кереште. Кояш хәтсез күтәрелгәч, елга буена ял итәргә төшеп киттек. Ык буена килеп җитүебез булды, берзаман ун метр чамасы эчтәрәк, аклы-каралы, кармак калкавычына охшаган нидер йөзеп барганын күрдек.

- Елан! Ела-а-ан! - дип кычкырып җибәрде Айсылу. - Мөстакыйм бабай, тондыр түбәсенә!

- Тузбаш бит, тимәгез балалар, - дип, бабай безне кисәтеп куйды. -Агуы юк аның, чакмый ул.

Без иркен тын алып куйдык. Тик бер сорау гына борчыды: елан булсын ди дә, агуы булмасын ди?!

Йөзеп ярга чыккач, елан үлән арасына кереп яшеренде. Мостакыйм бабай аны койрыгыннан эләктереп алды да, боҗралап эшләпәсе эченә салды, аннан башына киеп куйды. Безнең тәннәребез буйлап куркыныч йөгергән кебек булды.

Тәбәй кулында җиләк күп. Без тиз генә савытларны тутырдык та, читтән генә Мостакыйм бабайны күзәтә башладык. Печән чаба башлагач, ул күлмәк изүен ычкындырып, еланны куенына шудырды. Хикмәт шунда икән: елан салкын була, тирләмәс өчен ул аны көннәр буе куенында йөртә. Мостакыйм бабай - безнең күрше. Кичкырын ул безгә керде.

-   Салават күрше, - дип сүз башлады ул, теге еланны куеныннан алып:

-   Бу еланны йортыгызда калдырам. Әгәр ияләшсә йортыгызда бәрәкәт артыр... Ул аны өй буена җәелгән ком өстенә куйды. Тузбаш берни булмагандай, боҗыраланып ята бирде.

Юраганы юш килде күрше бабайның, елан җәй беткәнче бездә яшәде. Төннәрен бакчада бөҗәкләр аулады, көндезләрен боҗраланып ятып йокы симертте. Тора-бара безгә тәмам ияләште ул, көзге салкыннар башлангач кына юкка чыкты.

Икенче елны алар икәү яшәделәр. Без алардан бер зыян да күрмәдек. Еланнар кешегә башлап ташланмыйлар икән. Үзең генә ачуландырма. Бәлки зыянга караганда файдасы күбрәктер еланнарның.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: