Көмеш кыңгырау

Тукайга ияреп язабыз

Казан шәһәре Совет районының “Күппрофильле 187нче лицей” укучылары иҗаты.

Язгы айларның берсе – апрельне, без зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Башка айларга карганда ул бик якын, чөнки бөек Тукаебыз ае. Кечкенәдән Габдулла Тукай әкиятләрен тыңлап үскәнгә бүген дә ул безнең белән янәшә. Укучыларым зур сыйныфларга җиткәч, шагыйребез иҗатын тагын да тирәнрәк өйрәнәбез. Хәзер укучылар үзләре дә Тукайга ияреп әкиятләр, шигырьләр язалар. Сезнең игътибарыгызга Казан шәһәре Совет районының “Күппрофильле 187 нче санлы лицей” укучыларының берничә эшен тәкъдим итәм.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ногманова Диләрә Рашитовна.


Яз – бәйрәм!

Матур язгы көннәр җитте,

Кошлар җылы яктан кайтты.

Тирә-як җыр белән тулды,

Күңелләргә шатлык иңде.

 

Ямьле апрель килеп җитте,

Халык бәйрәм көнен көтте.

Тукай көне! Тукай туды!

Халкы бик тә  горурланды!

Вәлиуллина Дилә, 6Г сыйныф укучысы


Кәҗә белән Сарык әкияте

Борын-борын заманда яшәгән, ди, Кәҗә белән Сарык. Алар бик тату булганнар, бергә уйнаганнар, бер-берсенә булышканнар, бигрәк тә үзләренең хуҗасы әбине бик яратканнар, аны һәрвакыт тыңлаганнар. Әбекәй дә Кәҗә белән Сарыкны башка хайваннардан якынрак күргән, ялгызы булганлыктан, аларны дус итеп сөйләшә торган булган. Иртә таңнан чыклы болынның тәмле үләне белән сыйлансыннар дип җәйләүгә чыгарып җибәргән. Салкын чишмә суларын эчеп, туйганчы ашап, өйләренә кайта торган булган Кәҗә белән Сарык.

Шундый матур көннәрнең берсендә әби авырып киткән, хәтта караватыннан да тора алмас хәлгә килгән. Кәҗә белән Сарык әбине югалтып өйгә кергәннәр һәм бу хәлне күреп хафага калганнар. Алар тиз генә әбинең көндәлек эшләрен барлап чыгып, аны үзара бүлешкәннәр һәм эшкә керешкәннәр. Кәҗә әбине ашаткан-эчерткән, аңа кирәкле даруларын биргән. Сарык хуҗалыктагы башка хайваннарны ашатып-эчертеп торган. Берничә көннән әби савыгып аякка баскан. Ул Кәҗә белән Сарыкның күрсәткән хезмәте, тәрбиясе, игелеге өчен аларга зур рәхмәтләрен әйткән. Киләчәктә дә Кәҗә белән Сарык әбинең дуслары, ярдәмчеләре булып яшәгәннәр.

Мөгалимова Зилә, 6Г сыйныф укучысы


Дуслык

Тау башында салынгандыр  безнең авыл,

Бер чишмә бар якын безнең авылга ул,

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям  җаным-тәнем белән, - дип башланып китә бу әкият.

Көннәрдән-беркөнне данлыклы авылларның берсе - Кырлайда яшәүче Былтыр, көянтәсен җилкәсенә асып суга баручы  гүзәл сылуны очраткан. Аның озын толымлы чәчләре, шомырттай кара  күзләре егетне бер күрүдә гашыйк итә. Баксаң, бу кыз авылның теге очында яшәүче Алсу икән.

Озак уйлап тормыйча, Былтыр Алсуга өйләнергә уйлый һәм киңәшләшергә дип дусты Шүрәле янына килә.

- Шүрәле, дустым, мин гашыйк булдым, өйләнергә телим, сөйгәнемнең кулын сорарга барырга кирәк, ничек кенә барыйм микән? – ди Былтыр.

Шүрәле әйтә:

- Башта син кызны кичен тау янындагы чишмәгә чакыр, күктә йолдызлар  янып торганда, тулган ай яктысында тәкъдимеңне ясарсың. Бик шәп булыр бу!

- Әйе, шәп фикер! Рәхмәт дустым, – дип саубуллашып, Былтыр өенә  йөгерде.

Интернетта Алсуны эзләп тапты да чакыру хаты язып җибәрде.

Былтыр кич җиткәнен зур түземсезлек белән көтеп алды. Ашыга-ашыга тау янындагы чишмәгә килде. Тирә-як нинди матур! Биек тау итәгеннән челтерәп аккан чишмә тавышы кичке моң булып күңелне тибрәндерә. Күктә тулган ай сихри яктылып сибеп тора. Камышлар арасында кыр үрдәкләренең тавышы ишетелә. Табигатьнең матурлыгына таң калып утырган Былтыр сукмактан салмак кына атлап килүче Алсуны күреп калды. Ә кыз тагын да гүзәлрәк иде бу кичне. Егет аңа мәхәббәтен белдерде һәм тәкьдим ясады. Алсу риза булды.

Икенче көнне Былтыр дусты Шүрәле белән Алсуның әти-әнисе янына килделәр һәм Алсуның кулын сорадылар. Егетнең батырлыгы, тапкырлыгы турында ишетеп белгән әти-әни каршы килмәделәр. Берничә көннән Кырлай авылын гөрләтеп туй үткәрделәр. Барлык авыл халкы күңел ачты. Шүрәле дә үзенең сөйгәне – Су анасы белән туйга килде. Шүрәле Былтырга өр-яңа балта бүләк итте, ә Су анасы Алсуга алтын тарак бирде.

Туйдан соң дуслар бергәләшеп тату гына озын гомер кичерделәр.

Вәлиуллина Дилә, 6Г сыйныф укучысы


Җиләктә

Кызу җәй көнендә Гали иптәшләре белән урманга җиләк җыярга китте.  Җиләк быел чыпчык башы хәтле, кып-кызыл булып пешкән. Малайлар башта туйганчы ашарга, соңнан чиләкләрне тутырырга булдылар. Гали  эре-эре җиләкләрне күреп мавыгып, малайлардан аерылып урман эченә кереп киткәнен сизми дә калды. Башын күтәреп караса, урман уртасындагы кечкенә генә аланда берүзе басып тора. Тирә-якта бер җан иясе дә юк. Гали кычкырып иптәшләрен чакырып карады. Ләкин аңа җавап бирүче булмады. Кинәт куаклар арасыннан килбәтсез бер нәрсә килеп чыкты. Бу әкияттәге Шүрәлегә охшаган иде. Менә ул озын бармакларын селкетеп малайга таба килә башлады. Ләкин Гали куркып калмады. Ул да бармакларын селкетеп, күзләрен акайтып Шүрәлене куркытмакчы булды. Ә аның бөтен бите, куллары җиләктән кып-ызыл булган иде. Шүрәле бу моҗизаны күреп куркып калды һәм тиз генә урманга кереп качты. Ә Гали чиләген алып икенче якка таба чапты. Бераздан ул малайлар янына килеп чыкты. Бу хәлне Гали малайларга сөйләмәде. Барыбер ышанмаслар, дип уйлады.

Хисамова Диләрә, 6Г сыйныф укучысы 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: