Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тукай моңы

Мамадыш районы Кече Кирмән мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Әмир Фәрхуллиннан яңа шигырь. «Тукай моңы»

Тукай тәрбияче булган,

Йөзләрчә шигырьләр язган.

Бик авырткан булса да, ул

Күпне язган, бик тырышкан.

 

Биш тапкыр ятим калса да,

Кертми моны иҗатына

Бер тапкыр гына, ансы да

«Исемдә калганнар»ында.

 

Кушлавыч, Өчиле, Сосна,

Казан, Кырлай һәм дә Җаек,

Янәдән китә Казанга,

Алты җирдән дә моң алып.

 

Күпме юлны үткәндер ул,

Ничә төрле газап күргән.

Шуның өчен дөреслекне

Ул иҗатында күрсәткән.

 

Ташламаган үз шөгылен,

Ихтыяр көче күп булган.

Шуңа күрә ул үз халкын

Шигырьләр белән яктырткан.

 

Халкыбызның биш гаиләсе

Сыендырган үз янына.

Тукай әйткән милләтенә

Эшләргә, уяу булырга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булдырган!