Көмеш кыңгырау

Туган ягыма май аяк басты

Актаныш районы Богады мәктәбе 3 сыйныф укучыларының Гарәфи Хәсәновның  “Май” хикәясен укыганнан соң туган уйланулары.

Мин, Гарәфи ага Хәсәновның “Май” хикәясен яратып укыдым. Минем туган ягыма май ае ничек килә соң?

Менә туган ягыма май аяк басты. Май җитүгә  агачлар яфракка бөреләнде. Җил берөзлексез ак болытларны куды, кояшны болыт каплап, төнлә күк күкрәп, яшенләп яңгыр ява башлады. Күкрәгән болытлар ничек тиз килсәләр шулай тиз киттеләр дә. Бу язның беренче яңгыры – Ләйсән яңгыр иде.

Икенче көнне  кабат кояш карады һәм салават күпере чыкты.Беренче күкрәү. Беренче күк күкрәгәннән соң күкеләрнең дә теле ачыла диләр. Күкеләр бик хәйләкәр кошлар. Алар үзләре бала чыгармый, йомыркаларын башка кош ояларына сала. Аларның балалары да комсыз, әрсез икән,  шуңа да тиз үсәләр . Көз җитүгә зур үсеп, берүзләре юлга кузгалалар. Көннәр әле һаман салкынча. Агачлар да яфракка бөреләнә башлады, үләннәр дә күзгә күренеп үсеп китте. Кондызлар да хасил булдылар. Алар май беткәндә җиргә төшәләр. Җир астына төшеп бик күп итеп күкәй салалар. Алардан тора-бара кортлар чыгып, агач тамырларын кимереп яталар һәм корытып та куялар. Ул кортларны бетерергә безгә ярдәмгә сыерчыклар килә. Хәер, безнең мәктәптә сыерчыкларның файдалы кош икәнен белмәгән малай бар микән!
Рүзәл Арсланов.


Сыйныфыбыз белән Гарәфи ага Хәсәновның “Май” хикәясен укып чыктык. Май җитте. Майсыз кар бетми дигән булалар. Әле һаман да чокырлы җирләрдә, су буйларында кар эреп бетә алмый яткан җирләр бар. Җиргә яшел үлән чыгып, агачлар яфракка бөреләнде. Берөзлексез җил исә. Бер карама әле генә балкыган кояшны болыт каплап, шыбыр-шыбыр салкын яңгыр ява. Көннәр әле суык тора. Майда туның калдырма дип юкка әйтмиләрдер инде.
Өметләнәм, тора-бара шундый вакытлар җитәр, суыклар чигенеп сандугачлы җылы көннәр килер, агачлар шау яфракка күмелер, чәчкә атып бар җиһанны сөендерер. Өлкәннәребез дә салкыннарның чигенүенә куанышып, капка төпләренә чыгып утырырлар, казлар бәпкә чыгарыр. Алар яшел томшыклары белән, сыек гәүдәләрен тота алмыйча ипләп кенә үлән чүпләгәндә чүгеп-чүгеп китәрләр. 
Азалия Аскарова.


Гарәфи ага Хәсәновның “Май” хикәясен укыгач, үзебезнең якларда язның ничек килүе хакында яшьтәшләрем белән уртаклашасым килде. Май ае – минем яраткан аем. Мин урман почмагына сыенып утырган Югары Богады авылында яшим. Май килүгә агачлар яшел яфракка төренә. Авылымның үзешчән шагыйре Илдар абый Кирамов  менә ничек сурәтли аны:
Безнең авыл шундый урын –
Әйтерсең лә, Ялта, Кырым:
Бер ял итсәң имәнлектә,
Ятып чалкан, ятып кырын –
Йөздән артып китәр гомер!
Урман янында яшәгәнлектән мине кошларның сайравы уята, ул күкеләрне әйтмә дә инде, бертуктаусыз күкелдәп торалар. Минем гомерне сана дисәң, үч иткәндәй туктап калалар, санама дисәң, бертуктаусыз көнозын томшыкларын йоммыйлар. Алар җәй буе күкәйләрен башка кошларның ояларына салалар. Файдалы яклары шунда – башка кошлар ояда бала чыгарганда, алар өчен  дә корткыч бөҗәкләрне кыра торалар. Яшенле яңгырлар апрель азагында ук яуды безнең якларда. Кояшны болыт каплап алды да, ерактан күк күкрәгәне ишетелде. Җир белән күк арасын телеп яшен яшьнәде. Әбием “аркам-җилкәм сызлаусыз булсын” дип идәндә аунады. Безнең якларда беренче күк күкрәгәнне ишеткәч, шулай итәләр. Май әле салкынча тора. Басуларда инде язгы эшләр тулы куәтенә кайный.
Саша Борханов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: