Көмеш кыңгырау

Туган ягым минем - Күзкәем

Туган авыл, туган нигез. Һәркем өчен иң кадерле, йөрәгенә якын булган сүзләр. Һәммәбездән дә алардан көч һәм илһам алабыз. Күзкәй авылы кызы Ләйлә дә туган авылын чиксез яратуы һәм аның белән горурлануы турында яза.

Туган ягым, туган авылым,

Мин - синең газиз балаң.

Саф сулы чишмәләреңнән

Җаныма сихәт алам.

Туган авыл, туган нигез. Һәркем өчен иң кадерле, йөрәгенә якын булган сүзләр. Һәр сабый, дөньяга килү белән, беренче тапкыр тәпи баскан җир. Шуңа күрә дә һәркемгә үз авылы якын, кадерле. Мин – Күзкәй авылы кызы. Ул табигатьнең бик матур җирендә урнашкан. Үзенең саф сулы чишмәләре, урманнары, хуш исле чәчәкләре, яхшы һәм тырыш кешеләре белән дан тота.

Мин кечкенәдән үк авылымны, урамыбызны яратам. Күрше апаларыбыз бик әйбәт безнең. Алар миңа үзләренең яшь чагындагы кызыклы вакыйгаларын сөйлиләр. «Акыллы булып үс», - диләр.

Әбием бик күп еллар авылыбыздагы фольклор ансамбленә йөрде. Ул борынгы йолаларны сөйләргә ярата. Ә мин рәхәтләнеп тыңлыйм. «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк», - дип кабатларга ярата әбием. Ә мин авылымның бүгенгесен бик яратам. Матур, өч катлы мәктәптә укыйм. Якында гына төрле спорт корылмалары булган мәйданчык төзеп куйдылар. Анда рәхәтләнеп уйныйбыз. Без мәктәптә дә бик тату. Бер-беребез белән ярыша-ярыша укырга тырышабыз. Хәреф таныганнан бирле, мин авыл китапханәсенә йөрим. Китапханәче апа миңа үзебезнең мәктәпне тәмамлаган язучыларның китапларын тәкъдим итә. Аларның иҗатына багышлап, әдәби кичәләр үткәрә. Һәр ел саен авылыбызның горурлыгы булган Фәннүр абый Сафинга багышланган чара мәктәбебездә дә, авыл китапханәсендә дә үткәрелә. Анда мин дә шигырьләр сөйләргә яратам. Хәтта телевизордан да күрсәттеләр әле! Рәшит абый Гәрәй безнең мәктәптә укыган булган. Күп кенә китап авторы, укытучы Галимҗан абый Вәлиев авылыбыз тарихын язган. Ул да үзенең әсәрләрендә туган якны яратуын белдергән. Бер китабында: «Тамырлары туган җиренә нык утырган кешеләр күп нәрсәгә ирешә ала», - дигән сүзләре бар. Мин аны үземнең дәфтәремә дә язып алдым әле.

Авылыбызның мәдәният йорты гөрләп эшли. Кечкенәдән үк мин сәхнәдә үстем.Оештырылган һәр чара ветеран укытучыбыз Рафис абый Хәсәновның җыры белән тәмамлана.Ул җырда түбәндәге сүзләр бар:

Туган якны зурлап,

Кайтып киләм җырлап,

Бетмәс кебек әйтер сүзкәем.

Сагынып кайтам сине,

Көт, кадерлем, мине.

Туып-үскән җирем – Күзкәем.

Хыял канатымда

Сиңа кайтамын да,

Менгәч биек Игәт түренә,

Чулманның сулары, Игәт басулары

«Илсур чишмә»ләре күренә.

Бу җырдагы юлларда авылымның матурлыгы да, туган якка карата җылы хисләр дә яңгырый. Шуңа күрә бәхет эзләп читкә киткәннәр дә әледән-әле авылыбызны, белем алган мәктәпләрен, җиләкле болыннарыбызны, челтер чишмәләрне сагынып, кунакка кайталар.

Күзкәй авылына багышланган җырлар да, шигырьләр дә күп. Кеше кулына каләм алып, шигырь язарга алына икән, димәк, авылыбыз чын рух чишмәсе. Төрле елларда язучылар Рәшит абый Гәрәй, Габделхәй Сабитов, шагыйрә апа Салисә Гәрәева һәм Фәннүр Сафин да безнең Күзкәй урта мәктәбендә укыганнар бит. Туган авылымнан шундый иҗади шәхесләр чыгу мине куандыра.Үзем дә шигырьләр, әкиятләр язарга яратам.

Рафис абый җырындагы «Илсур чишмәсе» буена ял итәргә барабыз.Урман, болыннарыннан җиләк җыябыз. Туган ягымның саф һавасын сулап, табигатенең матурлыгына сокланып, күңелемдә әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек тоям. Ничек яратмыйсың инде, шундый газиз җирне!

Ләйлә Авзалова, Күзкәй.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: