Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Туган телем – Тукай теле, үлмә, син, мәңге яшә!

Буа районы,  Аксу урта мәктәбе укучылары иҗаты.

Тукай теле
Туган телем – татар теле,
Балам, дип миңа дәшә.
Туган телем – Тукай теле,
Үлмә, син, мәңге яшә!
Тукай теле -  әби-бабай теле
Һәрвакыт минем күңелдә.
Татар булганыма горурланам,
Сөйләшәм мин Тукай телендә.

Буа районы,  Аксу урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Нурмихаметова Азалия Замир кызы


Тукай абый
Без Тукайны яратабыз,
Шигырьләрен укыйбыз.
Тукай дигән исемне без
Йөрәкләрдә саклыйбыз.
Һәр әсәрен укыганда,
Рәхмәт, Тукай, диябез.
Синең алда чын күңелдән
Башыбызны иябез.

Буа районы, Аксу урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы  Абдрахимова Айзилә Сәгыйть кызы


Безнең маяк
Тукай абый шигырьләре
Күңелгә үтеп керә.
Аңа, миңа – барыбызга,
Алар тәрбия бирә.
Бүген дә ул маяк булып
Балкый безнең күңелдә.
Яшә, Тукай, мәңге яшә
Шигърият күгендә.
Туган көнең ел да кабатлана,
Шигырьләрең укый балалар.
Бик күп еллар яшәрсең син җирдә,
Онытмабыз сине татарлар!
Буа районы,  Аксу урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы  Гумерова Камилә Назыйм кызы


Туган телем
Матур итеп, “әни” диеп,
Эндәшәм үз телемдә.
Әниемне сөендергәч,
Матур үтә көнем дә.
Туган телем бик матур тел,
Ул була татар теле.
Рәхәтләнеп сөйлим үз телемдә
Авыз тутырып әйтәм сүземне.
Буа районы,  Аксу урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Хәйруллина Рәзилә Рөстәм кызы


Туган телем – татар теле
Туган телем – татар теле
Сөйкемле тел, затлы тел.
Гел сөйлисе килеп тора,
Туйдырмый ул – татлы тел.
Туган телем – анам теле,
Син миңа бик кадерле.
Һичкайчанда мин онытмам
Сине, туган телемне.
Тик көннән-көн азая бит
Туган телдә сөйләүче.
Бишек җырын үз телендә,
Туган телдә көйләүче.

Туган тел
Туган телемдә әйттем мин
“Әти”, “Әни” сүзләрен.
Бик күп нәрсәгә өйрәтте
Серле, матур сүзләрең.
Туган телдә ишеттем мин
Моңлы бишек көйләрен.
Күңелемнән һич тә китми
Тукайның шигырьләре.
Тукай абый өйрәтте
Туган телне сөяргә.
Телебезне саклар өчен
Янарга һәм көяргә.
Буа районы,  Аксу урта мәктәбенең  башлангыч  сыйныф укытучысы Хәсәнова Гөлназ Наил кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев