Көмеш кыңгырау

Туган телем мине кеше итте

«Яңа җырлар түгел, элекеге һәм яңача яңгыраш белән булган иске җырлар күңелемә хуш килә. Аларны мин илһам чыганагы дип атар идем хәтта. Татар фильмнарын, сериалларын, биюләрен, театрын, киемнәрен яратам мин. Бу ярату һәрвакыт минем янда. Шуның өчен мин районкүләмендә уздырылган күп кенә милли чараларда катнашып барырга тырышам. Быел алган «Балтач кызы» титулын горур йөртергә тырышам, чөнки нинди көч һәм тырышлык белән алганымны яхшы аңлыйм», – дип яза даими хәбәрчебез Гөлназ Әхмәдиева.

 

Һәр тел – ул тулы бер дөнья. Тел – ул өйрәнү өчен фән генә түгел, ә халыкның җан җылысы, аның хәтере, авыртуы һәм хәзинәсе дә. Ул һәрберебездә кайнар мәхәббәт, ихлас рәхмәт, җылы мөнәсәбәт уятырга тиеш. Болар барысы да уянган очракта гына без үзебездә милли аң һәм тәрбия үстерә алабыз.

Мин Татарстан Республикасында яшим, шуңа күрә туган телем булып татар теле санала. Татар теле – барлык татарларның да милли теле. Россия Федерациясендә әлеге тел, сөйләшүчеләр саны буенча, икенче урында тора. Бүгенге көндә татар телендә 9 млн. кеше сөйләшә.

Гаиләмнең һәр әгъзасы, шул исәптән үзем дә, туганнан бирле татар телендә сөйләшәбез. Бу тел матурлыкка аеруча бай дип саныйм. Минемчә, кеше дөрес сөйләшкән очракта гына матур итеп сөйләшә ала. Матур итеп сөйләшү өчен сүзләрне белү генә түгел, грамматиканы өйрәнү дә зарур. Белемлелек – ул туган телне югары дәрәҗәдә куллану сәләте дә. Телне өйрәнүдә дә безнең иң беренче укытучыларыбыз ул – әти-әниләр. Чөнки нәкъ менә алар безне туган телебездә сөйләшергә, аны хөрмәтләргә һәм туган тел зәвыгын арттырырга өйрәттеләр. Туган телебез – ул иң матур хәзинә: анда әкиятләр, архитектура, гадәти кием-салым чагылыш табуын аңларга тиешбез. Телсез кеше берничек тә үсә алмый, чөнки безгә үз фикеребезне әйтергә һәм хисләр белән уртаклашырга кирәк ул. Телебез ни дәрәҗәдә генә матур булса да, кызганычка каршы, ул яраланырга сәләтле. Шуның өчен һәр кеше үз телен саклап яшәргә тиеш. Тел – ул халык байлыгы, нәкъ менә анда бөек рух, безнең күңел байлыгы ята. Һәркем телне белергә, өйрәнергә омтылырга тиеш. Туган телем – ул минем көчем һәм горурлыгым. Һәр кеше өчен Ватан аның туган теленнән башлана. Аның ярдәмендә ул әйләнә-тирә дөньяны танып белә башлый, үзенең беренче сүзләрен әйтә. Кеше үсә – хәтер дә кала. Туган теле белән ул якыннарының иң җылы, иң ихлас сүзләрен сөйли, мәхәббәт хисләре белән уртаклаша. Телнең көче безне яраларга да, бәхетле итәргә дә мөмкин.

Шәхсән миңа татар теле бик якын. Мәктәптә беренче сыйныфтан алып татар теле һәм әдәбияты дәресләрен яратып укыйм. Татарча китаплар, бөек әдипләребез иҗатын өйрәнү мине бәләкәй чагымнан ук кызыксындыра килде. Алай гына да түгел, татар теленә булган ихлас ярату хисләре мине кулыма каләм тотып, үземә үк иҗат итәргә дәште. Менә шуның өчен дә мин кече яшемнән алып иҗат һәм сәнгать дөньясында яшим: шигырьләр, хикәяләр, повестьлар, нәсерәләр, пьесалар иҗат итәм; журналистик язмалар язам; сәхнәләрдә туган телемдә шигырьләр сөйлим, спектакльләрдә катнашам. Иң рәхәте дә шунда: мин боларны үзем теләп, үзем аңлап һәм үз иркемдә эшлим. Иҗатым һәм журналистик язмаларымны язганда да милли рух һәм дөрес төзелгән фикерләр җиткерергә омтылам. Шуның өчен күп кенә иҗади бәйгеләрдә мин югары урыннар алып барам. Мәсәлән, «Илһам», «Алтын каләм», «Глаголица» «Сәләткә нур булган йолдызлар», «Иделем акчарлагы» һәм бик күп районкүләмендә уздырылган конкурслар, конференцияләрдә катнашып, үз сәләтемне тагын да үстерергә тырышам. Шуның өстенә, үземнең милли җанлы блогер булуымны да әйтеп үтәсем килә. Күпләр танышып өлгегән TikTok платформасында мин татар телендә блог алып барам. Биредә мин татарча юмор, вайннар, кызыклы фактлар белән таныштырам, татар теленә өйрәтә торган роликлар урнаштырам. «Синең видеоларың аша татарчага өйрәнә башладым» ише комментарийлар көннән-көн арта – шунысы чын сөенеч! Минем уйлавымча, үз туган телем мине кеше итте.

Шулай ук мин татар җырларын тыңларга яратам. Иң кызыгы: яңа җырлар түгел, элекеге һәм яңача яңгыраш белән булган иске җырлар күңелемә хуш килә. Аларны мин илһам чыганагы дип атар идем хәтта. Татар фильмнарын, сериалларын, биюләрен, театрын, киемнәрен яратам мин. Бу ярату һәрвакыт минем янда. Шуның өчен мин районкүләмендә уздырылган күп кенә милли чараларда катнашып барырга тырышам. Быел алган «Балтач кызы» титулын горур йөртергә тырышам, чөнки нинди көч һәм тырышлык белән алганымны яхшы аңлыйм.

Татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй. Бу җәйге бәйрәм вакытында без авылларда һәм районнарда бергә җыелып, күңелле һәм тату ял итәбез. Ярышлар оештырыла, урыннар билгеләнә, җиңүчеләр бүләкләнә. Әлеге бәйрәм вакытында мин һәрвакыт үземнең милләтем һәм үз телем – татар теле өчен горурланып басып торам. Ни өченме? Сәбәбе бер: татарча сөйләшәләр! Ә татарча сөйләшәләр икән, димәк, татар теле яши. Ә яшәгән тел бик күпкә сәләтле ул. Татарларның «чәк-чәк», «гөбәдия», «өчпочмак», «күзикмәк» һәм башка тәмледән-тәмле милли ризыклары бар. Барлык бәйрәмнәрдә дә без кунакларны мул табын, якты йөз, ипи-тоз белән каршы алабыз.

Туган тел! Һәркем өчен газиз ул. Чөнки тел – тормыш чыганагы, яшәү күрке, белем чишмәсе. Тел ул зур бер кибет кебек: анда һәркем үзенә ни дә булса таба. Һәм минем әйтәсем килгән фикерем шул: барыбыз да туган телебезне яратыйк, хөрмәт итик, телебезне сөеп карыйк!

Гөлназ ӘХМӘДИЕВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: