Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Туган көнен дә үзгәрткән

Сугыш беркайчан да югалтуларсыз булмаган. Шуңа беребез дә сугыш кабатлануын теләмидер дип уйлыйм.

Туган көнен дә үзгәрткән

Сугыш беркайчан да югалтуларсыз булмаган. Шуңа беребез дә сугыш кабатлануын теләмидер дип уйлыйм.
Авылдашыбыз Миргаяз Заманов 1941 елның 7нче ноябрендә Кызыл мәйданда үткәрелгән парадта катнаша. Шунда инде аларны сугышка алып китәләр. Сугышта катнашу өчен ул хәтта туган көнен дә 7нче сентябрь итеп үзгәрттерә. Авылга инде ул тирән яралар белән кайта. Миргаяз бабайга һәм барлык солдатларга зур рәхмәт. Аларның батырлыгы нәтиҗәсендә без хәзер рәхәт тормышта яшибез.

Нәзлия Латыпова, Актаныш районы, Пучы мәктәбе.


Ул Ленинград блокадасында катнашкан

Минем бабам Габдулла Гарипов Гариф улы 1924 елда Күгәрчен авылында туган. Алар дәү әнием белән бергә биш бала үстергәннәр. Иң кечесе минем әтием.

Бабам 1942 елның 10нчы августында сугышка алына. 1942 елда – сул кулы, ә 1943 елда уң аягы яралана. Ул Ленинград блокадасында катнаша. 1944 елда бабам сугыш кырыннан туган якларына әйләнеп кайткан.

Бабайның бик күп медальләре, орденнары бар. Дәү әнием, аның медальләрен кулына алып, гел аны искә төшерә иде.

Мин бабамны күрә алмадым, чөнки ул мин туганчы вафат булган, ләкин дәү әнием аның турында сөйли иде.  Хәзерге вакытта дәү әнием дә, бабам да исән түгел. Тик мин бабама бик-бик рәхмәтле,  аны онытырга хакым юк! Мин аның белән горурланам!

Рамилә Гарипова, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе.


Сугыш ятимнәрен искә дә алмыйлар иде, ди бабам

Сугыш дигәч, өлкән буынның һичшиксез күзләре яшьләнә. Чөнки алар сугышның нәрсә икәнен беләләр.

1941 елда илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ватанны сакларга безнең авылдан да бик күп кешеләрне алып киткәннәр. Алар арасында минем бабамның әтисе Хәсәншәех та булган.

Хәсәншәех бабамның язмышын мин бабам сөйләве буенча гына беләм. Хәсәншәех бабайны сугышка алып киткәндә, бабам Шәйхеләгъзәмгә дүрт яшь кенә була. Ул әтисен ат арбасына утыртып алып киткәннәрен, артыннан йөгергәнен генә хәтерли. Бабамның бер сеңлесенә ике яшь, ә иң кече сеңлесе сугыш башланган көнне туа. Карт бабам аны өч көн генә күреп кала һәм «Мин кайтырмын, кызым», – дип китә. Ләкин сугыштан исән килеш кайта алмый. Билгесез югалганнар исемлегендә генә...

Әбиемне шинельсез солдат дип әйтер идем. Берүзе өч бала белән тол кала. Бабам сөйләве буенча ашарларына, киярләренә булмый. Ярдәм итәргә дә авылда бер туганнары да булмаган.

Бабам бу елларны искә сөйләгәндә гел елый иде. Елый, чөнки әтисен кечкенә чакта гына күргән, тормышлары бик авыр булган. «Авылда кемнең әтисе яраланып кайтты, алар рәхәт яшәде», – дия иде ул. «Аларны хөрмәтләделәр, үлгәнче бүләкләделәр, ә безне искә дә алмыйлар», – дия иде. Бүгенге көндә бабам – гүр иясе, инде урыны оҗмахта булсын, бик әйбәт кеше иде.
Шинельле солдат дип мин Хәсәншәех бабамны, шинельсез солдат дип әбиемне, Шәйхеләгзәм бабамны әйтер идем. Алар сугышка бармасалар да, сугышчылар кебек эшләгәннәр. Аларга мәңгелек дан һәм хөрмәт! Ә безгә аларның батырлыкларын онытмаска кирәк.

Алинә Шәехова, Актаныш районы, Пучы мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев