Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Туган авылым – Сарсак-Омга

Әгерҗе районында Сарсак-Омга лицеенда 3 нче сыйныфта укучы балалар безгә беренче язмаларын юллаган.

«Исәнмесез, хөрмәтле редакция. Сезгә кечкенә укучыларымның тәүге иҗат җимешләрен тәкъдим итәм. Бу укучылар – рус телле укучылар. Татар телендә менә шулай язарга тырышалар. Алар Әгерҗе районында Сарсак-Омга лицеенда 3 нче сыйныфта укыйлар» дип яза безгә  аларның татар теле укытучылары Сабирова Ләйсән Габдрахмановна.


Минем яраткан ризыгым
Минем яраткан ризыгым – сыр. Минем әбием сырны өйдә үзе ясый. Сыр сөттән һәм эремчектән ясала. Әбиемнең сыры бик тәмле була. Без аңа рәхмәт әйтәбез.
Авыл
Минем туган авылым – Сарсак-Омга. Авыл зур, матур. Монда чиркәү, лицей, музей бар. Авыл бик матур табигать почмагына урнашкан. Җәй көннәрендә су коенырга, балык тотарга була. 
Авылда төрле милләтләр тату яши. Миңа үз авылым бик ошый, чөнки монда  бәйрәмнәр бик еш була. 

Хәбибуллин Айдар. 


Мурка
Минем песием бар. Аның исеме – Мурка. Мурка бик матур. Ул коңгырт төстә, ак таплары да бар. Ул тычканнар тота. Тиздән Мурканың кечкенә песиләре булачак. Мурка мине, ә мин аны яратам.

Панфилов Арсентий.


Безнең песи
Безнең песиебез – Барсик. Ул бик акыллы һәм оста. Агач башына тиз генә менеп китә дә шуннан безне һәм тычканнарны күзәтә. Өйгә керәсе килсә, ишек янына килеп, тавыш бирә.
Мин аны яратам һәм тәмле каймак белән сыйлыйм.

Чишмә авылы
Мин Чишмә авылында яшим. Ул бик кечкенә. Мәктәп юк, без Сарсак-Омга авылына йөреп укыйбыз. Мин мәктәптән авылыма сагынып кайтам. Кечкенә булса да матур ул. Авыл уртасыннан тәмле сулы чишмә ага. Исеме дә шуңа Чишмә аның.
Латыпов Адель.


Минем авылым
Мин Сарсак-Омга авылында яшим. Минем авылым зур. Йортлар күп, матур. Авылда мәктәп, кибетләр, китапханә, музей да бар. Мин авылымны бик яратам, чөнки монда минем дусларым бар.

Балтина Мария. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев