Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тормыш – сикәлтәле бер юл...

Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9нчы сыйныфы укучысы Камилә Әхмәдиева шигыре.

Тормыш

Тормыш – сикәлтәле бер юл,

Һәркем аннан үзенчә атлый.

Ни үкенеч: бер үк ялгышларны

Күпләребез кат-кат кабатлый.

 

Туры юлдан бару – иң зур бурыч

Артык ашыкма син, абынма!

Алга атла, әмма артка кара,

Дөнья байлыгына табынма.

 

Шушы юлдан әгәр атлаганда,

Якын дустың булса юлдашың,

Башкаларныкына караганда,

Якты булыр синең тормышың.

 

Камилә Әхмәдиева, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен урта мәктәбе, 9нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев