Тормыш — буран
Суыктан туган, тузгына буран...
Тормыш — буран
Суыктан туган, тузгына буран.
Җиңел карлар оча урамнан.
Давыл купкач, кайнаган күңелдәй
Аунап чыкты һәрбер урамнан.
Юлда ике эздәй паралелльләр
Кисеп үткән зур барханнарны,
Улап, елап, сылап ак карлардан,
Тормыш буран ясый аларны.
Туймас буран, аңа карап ала,
Карны чистартучының күзе,
«Юлны чистарт!» — диеп әйтә аңа
Аның башы, мие һәм үзе.
Тик үзенең бер шөбһәсе бар шул,
«Алар эгоистлар» — дигәне,
Юлны, чатны көрәр әле кемдер,
Кайбер җиргә исе китмәде.
Кар сыланды барлык үткәннәргә,
Йөрүчеләр сүктеләр аны.
Кар бураны — тормыш кебек инде.
Көрәшәдер һәркемнең җаны.
Ачарга юлны тракторы белән,
Эшләмәсә аны сүгәләр.
Буранга көрәшкә чыкты тимер,
Торалар куркып карлы түбәләр.
Буранда көрәш тик аның көче,
Йөрәге нык, өч эштә эшли.
Берсенә чаба, икенчесенә...
Гел ашыккач, эшләре пешми.
Ә күңел тагын уйлана башлый:
«Ни өчен мин — чистартам карны?
Тракторны йөртү бик җиңел түгел,
Бертөрле эш туйдыра җанны.»
Борылган саен һәр борылыштан,
Буран күмә торды эшләрен.
Авыл урамына савап язып,
Буран — тормыш күммәс эзләрен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев