Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Төнге буран

Укучыларыбыз иҗаты.

Чыршы
Яңа ел бәйрәмендә
Чыршы бизәдек.
Төрле уенчыклар,
Утлар да элдек.
Матур бизәкле 
Кар бөртекләре.
Күбәләкләр дә
Кунган, күр әле!
Гирлянда кушкач,
Чыршы җанланды.
Җем-җем иттереп
Утлары янды!
Сәфинә Исламова, 42нче мәктәп, 3нче сыйныф, «Тылсымлы каләм» түгәрәге әгъзасы.

Үстек!
Яңа ел килде —
Аҗдаһа елы!
Тагын бер елга 
Үстек бу юлы.
Куян елында
Бик тә тырыштык.
Яхшы билгеләр
Алып ярыштык.
Ничек үскәнне
Кыш Бабай күрде!
Бәйрәмдә безгә
Бүләкләр бирде.
Айзилә Галәүтдинова, 42нче мәктәп, 3нче сыйныф, «Тылсымлы каләм» түгәрәге әгъзасы.

Исән-сау булыйк!
Өебезгә бәйрәм керде
Чын чыршы белән.
Төрле төстә утлар яна,
Бизәлгән бүлмәм.
Сәгатьләрне санап торам,
Бер көн калмыйча.
Ничек түзәргә икән соң,
Бүләк ачмыйча.
Чыршы төбендә көн дә
Арта бүләкләр.
Яңа ел төненә кадәр
Телим теләкләр.
Яңа елда изге теләк:
Исән-сау булыйк!
Яңа елга иң зур бүләк — 
Тынычлык сорыйк!
Ильвина Вәлеева, 42нче мәктәп, 4нче сыйныф, «Тылсымлы каләм» түгәрәге әгъзасы.

Төнге буран
Кич күк йөзе тыныч иде.
Бер мәлне чыкты буран.
Өй стенасын ятып кыйный,
Әйтерсең, үче булган...

Дулап ала вакыты белән,
Тәрәзәләргә чиртә.
Мин ятам юрган астында:
«Кайчан соң иртә җитә?»

Иртән чыксам, бер тавыш юк —
Буран соң кайда булган?
Ишегалды, бакча, урам — 
Бар да кар белән тулган.
Иркә Шәкүрова, Актаныш районы, Байсар мәктәбе, 6нчы сыйныф. 

Яңа ел көткәндә

Куян елын озатабыз,
Аждаһа елы килә.
Утлары чыгып торса да,
Үзе елмая, көлә.

Яңа елны каршыларга
Мин әзер инде күптән.
Кыш Бабайның сәламнәре
Кар булып оча күктән.

Яңа елга теләкләр күп —
Һәркайсы да үтәлсен.
Сәламәтлек һәм бәхет
Еллар саен өстәлсен.
Әдилә Закирова, Чаллы шәһәре, 9Л сыйныфы, «Ак каурый» түгәрәге

Иң матуры
Минем әни — иң матуры,
Матур итеп бизәнә.
Көн саен эшкә барганда
Матур күлмәкләр кия.
Ул безгә иң-иң тәмле
Аш, боткалар пешерә.
Әни безнең иң-иң уңган,
Иң яраткан кеше лә.
Элина Уразаева, Актаныш районы, Пучы Балалар иҗат үзәге, «Яшь хәбәрче» түгәрәге.

Сагыш жыры
Моңлы, назлы тавыш ишетелә,
Каян килә сихри зарлы көй?
Кем соң жырлый шулай матур итеп,
Гөрләп тора авыл, бөтен өй.

Сузып-сузып һәрбер сүзне көйли,
Моңга сала барлык уйларын.
Күңелендә нинди хисләр икән?
Кат-кат урый чишмә буйларын.

Йөрәккәе ярыладыр аның,
Сагышланып жырлый бу жырын.
Күңелләре тулы яра белән,
Елый жаны кызның кичкырын.

Камилә Әхмәдиева, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен урта мәктәбе, 11нче сыйныф.

Иң кадерле кешебез
Әни, син — безнең тормышта
Иң кадерле кешебез.
Син булганга бу дөньяда,
Бәхет тоеп яшибез.

Синсез көннәр дә күңелсез, 
Кичләрен дә бик моңсу.
Син озакка киткән чакта,
Өйдә бик тә ямансу.

Нинди хәл генә булмасын,
Син һәрвакыт янәшә.
Авырмыйча, кайгы күрми,
Матур һәм озак яшә. 
Әдилә Хәмәтвәлиева, Чаллы шәһәре, 14нче гимназия, 9Б сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев