Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тәүге сүз!

Актаныш районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының иҗат җимешләре

Укытучылары: Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы.

Муллагалиев Азатның шигырьләрен укыгыз.

Тәүге сүз!

Әни, син йөрәгемдә

Калырсың мәңгелеккә.

Синең күз карашларың

Булырлар күз алдымда.

 

Һәркем әйткән тәүге сүзләр,

Әлбәттә, “әни” сүзе.

Күңелемдә минем һәрчак

Яңгырар “әни” сүзе.

 

Нинди телдә яңгыраса да

Бу газиз, кадерле сүз.

Әниләр, әнекәйләр

Бер генә бу дөньяда.


Дустым бер генә

Дустым диеп эндәшүгә,

Йөгереп килеп җитә.

Борчуыңны, шатлыгыңны

Тик ул гына бүлешә.

 

Туганга тиң дус кеше,

Ул һәрчак якын итә.

Серләреңне бүлешкәч,

Бик рәхәт булып китә.

 

Иптәшләр бик күп күбен,

Ә дустым берәү генә.

Чын дусның кадерен

Белеп яшик дөньяда.


Егет көче

Егетләргә көчле булу

Кирәктер бу җиһанда.

Авыр-авыр эшләр эшләү

Бит егетләр кулында.

 

Әниләргә терәк булу

Шулай ук егет эше.

Кызларны яклау, саклауда

Кирәк бит егет көче.


Минем әнием

Минем әнием чибәр,

Эшчән, уңган һәм булган.

Юк аның буш вакыты,

Эштә уза һәр көне.

 

Эше аның бик мөһим:

Мәктәптә белем бирә.

Җыештыра, пешерә,

Барысына өлгерә.

 

Мине һәрчак ярата,

Сөя, назлый, юата.

Берәр җирем авыртса,

Төн йокламый үздыра.

 

Үзе кояш сыман балкып,

Өйгә җылы тарата.

Йолдыздай җем-җем килеп,

Йортыбызны нурлата.

 

Якты, җылы булганга

Яратам әниемне.

Күркәм бәйрәм уңаеннан

Котлыйм әнкәемне.


Минем туган авылым

Минем туган авылым,

Исеме аның Чәчер.

Агып тора гомер буе

Чишмәсе челтер-челтер.

 

Иркен болын-кырлары,

Җиләкле аланнары.

Бераз өркетеп тора

Ямь – яшел урманнары.

 

Уңган-булган кешеләре

Якын нәни күңлемә.

Яратам авылымны,

Сокланам ямьнәренә.


Әни

Кояш торганда уята,

Чәй эчерә иртән.

Мәктәбемә озата

Изге теләк белән.

 

Каршы ала кайтканда

Ачык йөзе белән.

Йокларга озатканда

Тәмле йокы теләп.

 

Әниемә теләкләрем дә

Изгедән изге.

Күпме генә әйтсәм дә

Бетмәсләр инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев