Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Теләгем бар, чынга ашармы?

Балтач районы Кариле авылыннан Әхмәтгалиева Зәринә Алмаз кызының шигырьләре.

ХЫЯЛ

 

Үзем әле кечкенә булсам да,

Теләгем бар, чынга ашармы?

Хәзердән үк хыялланган уйлар

Үсеп җиткәч бүләк ясармы?

 

Хыялланам тулган айга менеп

Күзәтергә өстән җир шарын.

Кулга алып чүмеч йолдызлыкны,

Бер тәмләргә галәм суларын.

 

Хыялланам, нәни булсам да мин,

Марска кадәр барып җитәргә.

Марсияннар белән аралашып,

Җирдә матур тормыш итәргә.

 

УЕНЧЫГЫМ КУЯН

 

Уенчыгым булды минем,

Исеме аның Раян.

Куян булганга күрә ул —

Сикереп тора шаян.

 

Бик матур килеп чыкты ул,

Борынын куйдым үзем.

Тырышканым өчен мактап,

Әтием куйды күзен.

 

ӘНКӘЕМНЕҢ АК БҮРЕГЕ

 

Әнкәй биргән йомшак ак бүрекне

Киям һаман салкын көннәрдә.

Җылыта бит, ак мамыктай йомшак —

Курыкмыйм мин суык төннәрдә.

 

Әнкәемнең йомшак ак бүреге,

Назлы, җылы – минем әни күк.

Әни булгач, ничек рәхәт миңа,

Җылыта ул көн дә кояш күк.

 

Әниемнең нурлы карашлары,

Әниемнең якты йөзләре.

Назланасы килә минем көн дә,

Кабат тоеп җылы күзләрен.

 

Әнкәйләрнең аяк асларында,

Оҗмах көче барын беләм мин.

Нурлы караш, җылы кулы белән

Бәхеткә юл сыза – сизәмен.

 

Җыйган әнкәй күкнең барлык ямен,

Әни булгач, миңа бик рәхәт.

«Әни», - диеп дәшә алган өчен,

Рәхмәт, әнкәй, сиңа, мең рәхмәт!

 

БӘЛЛҮР КЫШ

 

Ак юрганын җәеп  җир өстенә,

Менә безгә бәллүр кыш килде.

Шаулап үскән куе урманнар да 

Матур бизәкләргә төрелде.

 

Шәрәләнеп калган агачларга

Суык бабай мамык шәл элде.

Җир өстендә үскән һәрбер куак 

Кыш аеның килгәнен белде.

 

Төнне саклаган сылу ай кызы 

Табигатьнең ямен күзәтә.

Җир өстеннән йөгергән ак буран 

Йолдызларга нидер күрсәтә.

 

Өй түбәләренә яткан карлар 

Оча-оча бик нык арганнар.

Каен, усак, юкә ботакларын

Нәни йолдызчыклар сарганнар.

 

Могҗизага төрелгән ак дөнья

Бураннары белән сөйкемле.

Җиргә яуган күбәләктәй карлар

Чыршы уенчыгы шикелле.

 

КОСМОНАВТ БУЛЫРГА ТЕЛИМ

 

Уйларымны мин кораб иттем дә 

Җирдән галәмгә күтәрелдем.

Йолдызларның җырлаганын тыңлап,

Анда ниләр барлыгын белдем.

 

«Хыял» ракетасына утырып,

Чиксезлекне бик тиз айкадым.

Айга төшеп, иптәшләрем белән

Нәни байрагымны кададым.

 

Чит планеталарда кунак булдым,

Марсияннар белән очраштым.

Рәвешләре куркыныч булса да,

Курыкмадым, җайлы дуслаштым.

 

Күңелемдә минем зур хыял бар:

Космонавт булырга телим.

Сеңлмне дә рәсемнәрем аша 

Йолдызларга очарга өндим.

 


Тәрҗемәи хәл

 

Мин — Әхмәтгалиева Зәринә Алмаз кызы, 2007 елның 14 ноябрендә, Балтач районы Кариле авылында туганмын. 2010 елның 5нче мартында Кариле авылы «Кояшкай» балалар бакчасына кергәнмен. Һәм 2015 елда Норма авылының гомуми белем бирү мәктәбенә укырга кергәнмен.

Өченче сыйныфта укыганда «Әнкәемнең ак бүреге» дигән беренче  шигыремне яздым һәм күпмедер вакыт үткәч, Г. Тукайга багышланган шигырь бәйгесендә җиңеп, Казанга барып, журналистлар, шагыйрьләр белән Тукай Музейенда чәй эчү бәхетенә ирештем. Хәзерге вакытта 8б сыйныфында 4-5 билгеләренә укыйм. Иң яраткан фәннәрем — Татар теле, Әдәбият, Рус теле, Рус әдәбияты, Тарих, География. Мин үскәч, тәрҗемәче һәм шагыйрә булырга хыялланам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Зәринә! Шигырьләреңне укыдым, аларда синең саф хисләрең бик матур итеп тасвирланган! Афәрин!Уңышлар сиңа юлдаш булсын!