Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тел ярасы

Камилә Әхмәдиева шигыре, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы.

Шушы шигырь юлларына

Күпләрегез төшенмәс.

Акылың сай дисәгез дә,

Күңелләрем өшемәс.

 

Сүзләрнең була төрлесе,

Жанга май булганнары.

Була аның салкыннары,

Йөрәктә калганнары. 

 

Ачы сүзләрне әйтүгә,

Төер менә күңелгә.

Тели хәтта йөрәкнең дә

Сүз хужасын күрергә. 

 

Күңел эзли, бәргәләнә,

Аңламый ник тулганын.

Белми бит ул йөрәк өчен

Ничек авыр булганын. 

 

Күңелне рәнжетү жиңел

Бер ярамас сүз житә.

Тел ярасы тиз төзәлмәс,

Айлар, еллар үтеп тә. 

Камилә Әхмәдиева – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев