Көмеш кыңгырау

Табылдык

Олыларга балаларны аңлау бик авыр микәнни? Ә башка әниләр нинди?

- Рәфидә апа, чык әле тышка тизрәк! – дип кычкырды Рәзил ишек төбенә баскан килеш. Сандаликларын салып, өйгә керү аның өчен бик озак, авыр һәм кирәкмәс эш кебек иде.

Рәфидә тиз-тиз генә өй алды ишеген ачты да:

- Нәрсә кирәк, энем? Су биримме? – дип сорады.

- Юк, апа, мин бер кечкенә үрдәк баласын таптым, чокыр артындагы басудан. Ул аксый, шуңа күрә адашып калган, ахрысы.

Рәфидә, аптырап сорады:

- Чын сөйлисеңме, алдамыйсыңмы?

- Юк, апа, дөресен әйтәм. Ул бәбкә берүзе басуда аксаклап йөри иде. Рәфидә әле мәктәптә укый, ләкин үзен олыларча хис итә һәм җитди тота иде.

- Ярар, алайса, бир миңа бәбкәне. Ничек тә аны үстерергә кирәк булыр. Бик нәни, ябык, чирләп тә тора, ахрысы, - диде, моңсуланып Рәфидә.

Ул бер тартманы бушатты, аңа йомшак чүпрәк җәйде һәм веранданың бер җайлы урынына куйды. Җәй башы булгач, көннәр бик матур һәм җылы иде.

Башта үрдәк баласын Рәфидә шул тартма эчендә генә ашатты; ул туңып, калтыранса, тартма астына электр җылыткычы куеп ала иде.

Тора-бара, үрдәк баласы үсә башлады, каурыйлары аксыл төскә кереп катыландылар.

Рәфидә аны зур фанер ящикка күчерде, ә соңрак ишек алдындагы сеткалы бер уңайлы урынга урнаштырды. Әмма үрдәк баласының бер аягы зәгыйфләнгән булганга, ул сизелерлек итеп аксый иде.

Шул көнне Табылдык үзенең кардәшләрен беренче тапкыр күрде. Чөнки Рәфидәнең әти-әнисе җәй башында үстерер өчен инкубатордан унбиш үрдәк бәбкәсе сатып алган иде. Алар гәүдәләре буенча шактый зур күренәләр, ап-ак каурыйлары янында борын һәм тәпиләре куе-сары булып янып тора иде.

Табылдык бик сөенде, канатларын кагынды, томшыгын өскә күтәреп, бакылдап та алды. Ләкин олы кардәшләре янына  кушарга  әле иртәрәк иде.

Әмма ул көн килеп җитте. Рәфидә Табылдыкны өй үрдәкләре төркеменә кушты. Аны башка үрдәкләр кыерсытмады, ләкин ашаганда азык күп эләкми иде. Табылдык кечерәк, кыюсызрак һәм аксак та булгач, аны җәлләп, бу хәлне Рәфидә төзәтеп куя иде. Ул Табылдыкны бик еш аерым алдап яки соңгарак ашатты.

Үрдәкләр төркеме белән бергә капка төбенә чыккан вакытта, Табылдык һәрвакыт иң азактан, аксый-аксый, муенын алгарак сузып йөгерә иде.

Рәфидә аның шулай тиз һәм яхшы булып үсүенә бик сөенсә дә, көз башында үрдәкләрне суяр вакыт җитә. Бу киләчәк Рәфидәне бик тә борчый иде: бәлки, Табылдыкны, кышка яшәргә калдырып булыр? Әти-әнисе, бәлки, аны тыңлар, риза булырлар?

Бу турыда Рәфидә әнисенә әйтте, ләкин әнисе төгәл җавап бирмәде. Рәфидәнең күңеле төшенкеләнеп китте, ул моңсуланып йөри башлады. Үзе тәрбияләп үстергәч, Табылдык аңа бик кадерле иде.

Үрдәк өмәсе килеп җитте. Рәфидәнең әнисе Табылдыкны кышка калдырырга рөхсәт бирмәде. Кызның күңелендә ышаныч һаман яшәде.

Рәфидәнең әтисен командировкага җибәрделәр, шуңа күрә үрдәкләрне күршедә яшәүче бер бабайларга берәм-берәм алып керергә туры килде.

Табылдыкның чираты җиткәч, Рәфидә кычкырып елап җибәрде һәм өйләренә йөгереп кереп китте. Табылдыкның тавышын ишетмәс өчен, ул колакларын куллары белән каплады да, башын мендәр астына яшерде.

Соңыннан Рәфидә башын күтәрде һәм сәер тынлык һәм ямансулыкка төренгән урамга тәрәзәдән карады.

«Олыларга балаларны аңлау бик авыр микәнни? Ә башка әниләр нинди? Бәлки алар шәфкатьлерәктер? Бу дөнья бик мәзәк икән...»

Рәфидәнең башыннан шундый күңелсез уйлар йөгерде. Аның өчен бу хәл дөньяның ниндидер мәрхәмәтсез кануннар буенча барырга тиеш булуын аңлауга булган өметсез адым иде...

Резидә Вәлиәхмәт, Чаллы, июль 2022.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: