Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Вәрәшбашта әллә ниләр бар!

«Табигатьнең гүзәл мизгелләрен күреп, мин сокланып һич тә туймамын...» Миләүшә Хәсәновадан табигать турында парчалар.

Миләүшә Хәсәнова - автор яңалыклары

Мин кечкенәдән табигатьне күзәтергә ярата идем. Табигатьтәге һәр тереклек иясенә гади генә итеп карамадым. Аларны “үземнең  дусларым” итеп, исемнәр кушып уйный идем. Ни хикмәт берсеннән дә курыкмадым. Ул елга буендагы вак бакаларны итәккә җыеп, балчыктан сарай ясап, “сарыклар, сыерлар” итә идем.

Урман минем дустым, сердәшчем булды. Безнең өй янында гына каен посадкасы үсә иде. Җәй буена шуннан кайтмадым дисәм дә була. Аның һәр чокырын, һәр яланын, һәр чишмәсен, һәр агачын яттан белә идем. Анда җиләккә, гөмбәгә йөрдем, курыкмадым, берүзем бардым, берүзем кайттым. Аллага шөкер, киек җанвар очрамады, зыян салмады. Шулай ук дару үләнәре дә әзерли идем.

Хәзер урманда йөрергә һич вакыт таба алмыйм, шулай да мөмкинлек булганда табигатьне күзәтергә авырыксынмыйм. Чөнки хәзер урманга барып тормасаң да, табигать капка төбендә. Хәтта төлкене дә урамда очратырга була, ә ул кошларның төрлелеген әйтеп бетерерлек түгел.

Вәрәшбашта әллә ниләр бар!

“Бардан юк булмый, юктан бар булмый”  дигән бик хикмәтле закон бар физикада. Ә менә табигатьтә исә һәр нәрсә үз кирәге өчен яратылган. Кошлар сайравы, күк күкрәве, буран дулавы, һәммәсе дә бик мөһим. “Ахырзаманда бар җирне агач басар”, - дигән борынгылар. Чыннан да авылларны агач басты, буш ихаталар ерып чыгалмаслык чытырманлыкка әверелде. Ә бит бу яхшы, хәтта бик яхшы. Чөнки аның уңай яклары бик күп: ерак урманнарга гына барып тыңлыйсы былбыл тавышлары, күке моңнары бакча түрендә ишетелә түгелме соң? Китаплардан гына күреп өйрәнгән боҗыр, көртлек, төлке-керпеләрне ишегалларында очратабыз бит.  Бу бит үзе бер могҗиза.

Кемнең һөд-һөд күргәне бар?  Ә былтыр җәй алар Вәрәшбашта әтәчләр белән сугыша-сугыша ихатада яшәп яттылар. Су буйларында бобер, су кумагы үрчеде, кешеләрдән дә курыкмыйча гаилә булып көн күрәләр. Җиләкне дә бит капка төбеннән җыябыз, ерак урманнарга йөреп мәшәкатьләнәсе дә юк. Керпеләр кич песи белән янәшә утырып, сыер сауганны көтәләр. Песие дә итәгатьле, кунакны башта сыйлый, аннан калса үзе эчә. Менә бит ул хикмәт кайда?

Ә нинди генә бөҗәкләр юк тирә-юньдә, игътибар белән күзәт кенә.  Дистә еллар буена йомыркалары җир астында яткан чебеннәр басты былтыр дөньяны. Әле ярый зыянлы нәрсәләр булмадылар. Яшәделәр-яшәделәр дә үз вакытлары белән юкка да чыктылар. Еланнар, үрмәкүчләр дә куркытмый хәзер безне, гап-гади җан ияләре кебек.

Ә суфый чикерткәнең (богомол) Вәрәшбаш яланнырында очравына кем ышана. Әлеге бөҗәкләр ерткыч саналалар. Яшел, саргыт төсләрдә 4-5 см озынлыкта булалар. Ике алгы аягы корбанын ашаганда тотар өчен уңайлы. Арткы аяклары йөгерергә җайлашкан. Бик яхшы очалар. Богомол Европаның көньяк өлешендә, Урта Азиядә, Австралиядә, көньяк Америкада, Кырымда бик күп таралган. Баксаң Вәрәшбашта да яшәп яталар икән.  Авыл хуҗалыгында суфый чикерткәләрнең файдасы да зыяны да тигез, чөнки алар корткыч бөҗәкләр ( чебен, черки, телә) белән беррәттән кирәклеләрен дә (бал корты) юк итәләр. Әлеге бөҗәкләрнең бер хикмәтле яклары да бар: ана бөҗәк аталанганнан соң ата бөҗәкне шунда ук ашап бетерә. Бу туачак балаларын аксым белән тәэмин итү өчен кирәк.

Ә мин хәзер бернәрсәгә дә аптырамыйм: урамнар жираф узып китсә дә шаккатмыйм. Чөнки табигать шартлары үзгәрә, ә тереклек исә аңа җайлаша.

Могҗизаның берсе  бездә

Галәм иксез-чиксез. Анда ниләр генә юк та, нинди генә җан иясе гомер итми. Табигатьнең үзе тудырган  могҗизаларыннан кала,  кеше кулы белән ясалган ис китәрлек хикмәтләре дә шактый. Кемнәрдер Парижга Эйфелева башнясын күрергә бара, ә кемнәрдер  киңлеге 1800 метрга җитеп, 80 метр биеклектән агып төшүче Виктория шарлавыгын  күзәтергә хыяллана.

Табигатьнең иң гүзәл  почмагында тирә-юнен куе яшел урманнар уратып алган Вәрәшбаш авылы урнашкан. Авылны кыл урталай бүлеп, Вәрәш инеше агып ята. Аның исеме дә шуннан килеп чыккан. Авыл халкы читкә китеп могҗиза эзләргә уйламый да, чөнки хикмәт үзебездә җитәрлек безнең. Виктория шарлавыгың бер читтә торсын, биеклеге ул кадәр үк булмаса да, матурлыгы үзе бер хәзинә булган Вәрәш шарлавыгына кем генә сокланмый икән. Язгы ташу вакытында инеш ярларына сыеша алмыйча ташыганда, шарлавыкның тавышы авылны шаулатып тора, ә җәй көннәрендә исә су коену өчен менә дигән урын ул безнең. Шарлавыкның матурлыгы чыннан да кешеләрне таң калдырырлык. Тирә-юнендәге ташлыклар җылы якларда гына очрый торган табигать мизгелләренә хас. Дөресен генә әйткәндә, ул оҗмах ишек төбе кебек, янында гына үсеп утырган агачлыкларда сандугачлар сайрый, шаулап-гөрләп су ага. Җәнәткә тагын ни кирәк?!?

Вәрәшбаш шарлавыгы үзе бер могҗиза түгелме соң?!?

Елан күрсәң....

“Елан” дигән сүзне ишеткәч, тәннәр эсселе-суыклы булып китә. Чөнки еланнар бик куркыныч һәм чирканчык җан ияләре. Алар – сөйрәлүчеләр. Дөньяның барлык почмакларына да таралганнар һәм андагы экологик шартларга җайлашып, далаларда да, чүлләрдә дә, тауларда да, сулыкларда да  яшиләр. Барлык еланнар да – ерткычлар һәм шунысын да әйтергә кирәк, кайберләре кеше гомере өчен дә куркыныч. Чөнки аларның зәһәр агулылары да бик күп. Алар күкәй салып үрчи һәм тере килеш тудыручылары да бар. Еланнар начар күрә, начар ишетә һәм беркайчан да күзләрен йоммый.

Борынгы риваятьләргә күз салсак та, еланнар турында бик күп әкиятләр, мифлар сакланган. Күп кенә әкиятләрнең төп герое, еланнар патшасы – Ак елан. XIX гасырда яшәгән К.Насыйри да еланнар турында бик күп язып калдырган. Мәсәлән, бик каты авыруга дучар булган патша, елан ите ашап терелгән, елан ите пешкән шулпа эчкән ярлы егет хайваннар  телен аңлый башлаган.

Еланнар борынгы заманнардан ук табибларның эмблемасы булып саналган. Борынгы болгарлар исә, еланнарны изгеләштергәннәр. Җир өсте, агач ботаклары еланнар белән мыжлап торган чакта да, аларга тимәгәннәр. Аларны җирнең җуҗасы дип кабул иткәннәр. Ә хуҗасыз калган җир уңдырышсыз дип санаганнар. Елан үтерсәң, хәвеф килер дип көткәннәр. Елан сүрәте төшерелгән беләзек, алка, муенсалар тагып йөрү аларны авырулар йогудан, зәхмәтләрдән саклый дип уйлаганнар. Төштә елан күрүне дә татар халкы төрлечә юраган. Ак елан күрү – мөселман, кара елан – кәфер дошман булган. Сәдака биреп, Аллага сыенырга кушканнар. Ә менә төшеңдә елан тотсаң, мал керер, ә үтерсәң – дошманыңнан котылырсың.

Еланнар артык куркыныч булсалар да, файдалары да бар. Аларның агуыннан дару ясыйлар һәм алар кимерүче корткычларны күпләп юк итүчеләр.

Соңгы елларда безнең якларда да күпләп үрчеделәр алар. Үз күзләрем белән күрмәсәм, ышанмас та идем. 2011 нче елның җәендә улым Ислам белән апамның кызы Адилә: “Уйнап керәбез,” – дип, тышка чыгып киттеләр. Ничек чыгып киттеләр, шул мизгелдә куркып, килеп тә кергәннәр. “Әни, анда елан!” – дип кычкырды Ислам. Без инде Айваз улым белән атыла-кабалана чыгып йөгердек. Чыннан да ишегалды уртасында бөгәрләнеп, кап-кара елан ята (чама белән 1 метрлап бар иде). Шулкадәр курыктым, кулыма нәрсә эләкте, шуның белән китереп тә суктым. Сугуын суктым да, ләкин алдагысын уйламыйчарак эшләгәнмен икән. Соңыннан бик үкенергә туры килде...

Гаиләбезгә зур кайгы килде, иң кадерле кешебезне югалттык. Баксаң, ихатага кергән еланны үтерергә һич тә ярамый икән.

Елан күрү очраклары турында авылда бик күп ишетергә туры килде. Күрше хатыны баласын юындырып утырганда, еланның ләүкә астына шуышып кереп киткәнен күргән. Каравылчы мәктәп ихатасында очраткан. Бер хатын кишер түтәле өстендә бөгәрләнеп яткан чагына тап булган. Ә асылмалы күпер астында еланнар барлыгын бер генә түгел, берничә кешедән ишетергә туры килде.

Еланнарның авыл эчендә яшәвен нәрсә белән аңлатырга соң? Әлеге сорау белән мәктәпнең биология укытучысы Назыйм Нәфисовичка мөрәҗәгать иттем. Ә ул менә нәрсә диде: “Кышларның җылы булуы, туңның калын төшмәве дә сәбәбче. Шулай ук еланнар белән тукланучы хайваннарның әз калуы бик мөмкин. Нарат асты урманнарында еланнар элек тә бик күп иде, бәлки азык җитмәү сәбәпле яшәү тирәлекләрен киңәйтү максатыннан безнең якларга таралганнардыр.”

Чыннан да соңгы елларда кыргый җәнлекләргә үрчү мөмкинлекләре артканнан арта бара. Авылларда мал туар кими, фермалар буш, тирә –юнь тыныч, бала-чага алан-яланнарда уйнамый, урманнарда йөрми. Элеке колхоз басуларының өчтән ике өлеше чәчелми, кимерүче корткычлар үрчи алмый дигән сүз. Шулай булгач, еланнар авылга кайтып үрчиләр, авылда барыбер акмаса да тама бит әле ул. 

Саескан дустым

Җәй җиттеме саесканнардан йомырка саклап гомер уза. Июль урталарында бигрәк тә “актив” алар, чөнки моңа кадәр оя эчендә әнкәләренең авызына карап торган яңа кошчыклар канат ныгытып, ауга кузгалалар. Ул саекан дигән кош, шулкадәр хәйләкәр, шултиклем акыллы – әйтеп аңлата торган түгел. Тавыкларның йомырка салганын абзар түбәсендә саклап утыралар. Тавык шатлыгын әтәч белән уртаклаша башлау белән, теге кизү торучы саескан чырк-чырк килеп дусларын җыя башлый. Ә аннан соң рәхәтләнеп бәйрәм ясыйлар. Әлеге күренешне махсус күзәткәнем бар. Үзләре артыннан бер эз калдырмыйлар, җайлап кына тамакларын туйдыралар да, таялар.

– Эх, берәрсен тотып, аягыннан асып куярга иде, - дип, сукрана-сукрана көн саен буш тавык ояларын актарам.

Ә беркөнне хикмәт булды. “Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына” дигәннәр бит. Иртән торып чыксам, абзар янында күзләрен тутырып, бер саескан утыра.

– Ай, имансыз, оятсызлыгың гел чиктән ашкан ахры, курыкмыйсың да. Көш, карак, көш, йомырка эчеп, симердеңме, арт саныңны күтәрә алмый башладыңмы әллә?

Ә саескан очарга талпынып, сикереп-сикереп маташты да, чалкан егылып та китте. И тора алмыйча ята, тәгәрәп. Шул чак күсәк алып, түбәсенә генә бирәсе бит инде. Юк, күңелем нечкә шул минем, кызгандым мин моны. Бу бичара болай да язмыш тарафыннан рәнҗетелгән, яшәсен инде булдыра алган кадәр, дидем дә сыерымны савып, көтүләремне кудым, эшләремне карадым.  Шулай итеп саекан бездә “хуҗа” булып яши башлады. Тавыклар белән бергә җим ашый, песи белән сөт эчә, хәтта эткә биргән сөякләрне дә урлаштыра.  Мине күрсә, башын түбән игән була, хөрәсән. Ә мин исә көн саен үгет-нәсихәт бирәм: “Тимә безнең тавык күкәйләренә, безнең үзебезгә кирәк ул. Ислам белән Асылъяр йомырка тәбәсе ярата, Айваз кыздырып ашый. Ә Алмаз абыең йорт токмачыннан пешкән аш кына ашый. Ә миңа камыр куярга кирәк. Аңлыйсыңмы син, тимә!!!”

Ә саескан күзләрен тутырып, гамьсез генә миңа карап торуын белә.

Тарантул куркынычмы?

         

Үрмәкүчтән курыкмаган кеше сирәктер. Ә менә мин анын ише бөҗәк-хайваннардан курыкмадым. Әле хәтердә! Кечкенә вакытта сарык көтүен сулауга алып төшеп, сарыклар яткан арада, яр буенда уйный идек. Комнан  ясалган абзарга бака балалары җыеп яба идек. Сөләү, каты кабык, үрмәкүчләрне инде әйткән дә юк. Шунысы хикмәт, берсен дә үтермәдек.

Бүгенге көндә кешеләр генә түгел, табигать тә зур үзгәрешләр кичерә. Авыл эчендә нинди генә ят хайваннар күрергә була, кошларның төрлелегенә исең китә. Ерактан гына ишеткән күке тавышын, хәзер бакча түрендәге юкәне кочып, тыңларга  була, гомереңне санатырга мөмкин.

Ә сүзем үрмәкүчләр турында. Үзем күзәтүчән булгангамы, мин ихатадагы һәр нәрсәне күз уңында тотам. Моннан берничә ел элек печән белән урманнан үрмәкүч-крестовик кайтты. Ул ел саен үзенең оясын үзгәртә: бер ел алмагачында, икенче елны яшел суган түтәлендә яшәде. Ә быел исә, тәрәзә кашагасына пәрәвез үргән. Зурлыгы баш бармак кадәр булды инде. Ни хикмәт, үрчеми. Ә менә тарантул үрмәкүченең пәйда булуы, барыбызны да тетрәндерде. Үткән ел Айваз белән Ислам аны балалар бакчасы ишегалдында тапканнар иде. Шактый гына зур булган,хәтта янында үлгән тычкан баласы да булган. Аны-моны уйлап тормаганнар, кунагыбызны үтергәннәр. Ә быел исә, шырпы кабы зурлыгындагы тарантул үрмәкүчен капка төбендә очраттык. Кулга тотарга шикләндерә, шуңа да таяк белән үлән арасыннан таш өстенә күчердек. Үзен борчуны яратмады күрәсең, ике арт аягына басып, калган алты аягы белән безгә һөҗүм итмәкче булды. Озаклап үрмәкүчнең тынычлыгын бозмадык, кирәк кадәр фотога төшердек тә, таралыштык.

Тарантул җылы якларда яши торган бик агулы үрмәкүч. Ә монысы исә безнең якларга яраклашкан урыс тарантулы (бөе). Ул 35 мм озынлыкка кадәр үсә һәм тәне куе төкләр белән капланган, көрән-кара туфрак төсендә. Шуңа күрә аны тиз генә күреп тә булмый. Бөҗәкләр белән туклана. Төнлә белән ауга чыга, эләктергән бөҗәкне үзенең агуы белән зарарлый һәм берникадәр вакыттан соң барлыкка килгән сыеклыкны суыра. Җәй ахырында ана үрмәкүч үзенең йомыркаларын пәрәвезенә төрә һәм үзе белән  йөртеп кояшта җылыта. Берникадәр вакыттан соң кечкенә үрмәкүч балалары пәйда була. Әниләре аларны су эчерергә дымлы җиргә алып бара һәм алар бер-бер артлы җылы ояларыннан коела башлыйлар. Шулай итеп һәр үрмәкүч баласы яңа тормыш башлый, тиргә оя казып, шунда кышлыйлар.

Тарантулның агуы олы кешеләр өчен дә зыянлы, ә кечкенә балаларны чакса, ахыры фаҗигале дә бетәргә мөмкин. Шуңа күрә хәзерге заманда һәр нәрсәгә игътибарлы булырга кирәк. Моңа кадәр тарантулны Чистай, Түбән Кама, Әлмәт, Баулы, Алабуга, Тәтеш һәм Тукай районы якларында күргәннәре булган (Татарстанның Кызыл китабы, “Идел-пресс” нәшрияты, Казан, 2006 – 170 бит). Ә бездә исә беренче тапкыр Краснояр урманында, Вәрәшбаш буасында 2010 нчы елда очратканнар.

Кабак төшен кем урлый?

Иртә яздан без ел саен бакчада кабак утыртабыз. Берничә көн үтүгә кабак орлыклары якты кояш нурын күрергә дип, ашыга-ашыга җирдән борын төртәләр. Ләкин шуларның чыкканын гына көтәләр диярсең, иләмсез кара каргалар шул яшь үсентеләргә һөҗүм итә башлыйлар.

Туймасалар да туймаслар икән, - дия-дия, җир өстендәге сузылып яткан үсентеләрне җыеп чыккач, тагын яңа орлыклар чәчеп чыгабыз. Инде өсләрен дә каплап карыйбыз, бакчабызга гаҗәеп куркыныч карачкы да ясап бастырабыз, тик кара каргалардан һич кенә дә котыла торган түгел. Җир өстенә яшел үлән чыга башлагач кына, бераз тыналар ул имансызлар.

Корылык көчле елларда кабакларга су сибү бик тә кирәк. Араларындагы чүп үләннәрен утап, җирен йомшартсаң, бикрәк тә тиз калкып китәләр алар.

Иң күңеллесе көз көне инде. Ямь-яшел зур яфраклар арасыннан чүлмәк кадәрле кабакларны җыю үзе бер кызык. Арада бит бигрәк зурлары – бер генә кеше күтәрә алмастайлары да очрый. Кабакны без малларга турап ашатабыз, ә өйдә ашын, бәлешен, бөккәнен пешерәм. Һәр кабакның иренмичә төшен чүпләп, киптерәбез дә, кыш буена аның белән сыйланабыз. Беренчедән сәламәтлек өчен файдалы булса, икенчедән туклыклы ризык булып тора.

Ә быел кабак төшен ашарга бер кошчык ияләште. Аның җитезлеген күрсәгез, киптерергә куйган төшләрне ташып та куя инде. Ул үзе кечкенә генә, кыска гына томшыклы, соры төстәге үрмәләч дигән кош булып чыкты. Үрмәләч ылыслы һәм катнаш урманнарда яши, башка кошлардан үзенең агач кәүсәсе буйлап өстән аска таба бик җайлы гына хәрәкәт итә белүе белән аерылып тора. Алар агач куышларына оялыйлар, әнкә кош 16 көн йомырка өстендә утырып, 7-8 бала чыгара. Өч атна дәвамында алар балаларын бөҗәкләр һәм үрмәкүчләр белән туендыралар. Иң кызыгы шунда, үрмәләчләр ризыкны саклауга куялар икән. Менә безнең кабак төшләре дә каядыр саклауга салынды инде. Шулай булмаса, ул кечкенә генә кош шулкадәр төшне ничек ашап бетерсен соң?

Шомырт хәтирәләре.

Соңгы елларда тәлгәшләрендә әллә ниткән кузаклар гына күреп гадәтләнгән шомырт быел кара күзләрен мулдан бирде. Хәтта җимешләрен күтәрә алмыйча ботакларын җиргә иде. Алар үз чиратында исә: “Менә-менә җиргә тиям, өз мине, җәтрәк,” – дигән кебек салмак җилдә тибрәләләр.

Шомырт – яз хәбәрчесе. Чөнки ул иң беренчеләрдән булып чәчәк атучы агач. Аның чәчкәсенең үзенә генә хас хуш исе тирә-юньдәге бар бөҗәкләрне генә түгел, кешеләрне дә битараф калдырмый, ап-ак күлмәгенә дә сокланмаган кеше юктыр. Аның өстенә әле шомыртның чәчәге дә, җимешләре дә бик күп авырудан шифа. Шомырт ботагыннан ясалган бөгәҗә карама, элмә, тал агачларыныкыннан бер дә калышмый.

Быелгы шомыртның тәмен татып карагач, бәләкәй чаклар искә төште. Инде ничә еллар шомырт авыз иткән юк иде. И ул кечкенә вакытлар!!!  Иртә яздан үлән ашый башлыйсың: кузгалак, ачы кукы, чыпчык кузгалагы, күгәрчен ипие ( тукранбаш) рәттән сызыра идек. Кәҗә сакалы ашап, авызлар чабырып бетә, ләкин барыбер бирешмәдек. Ә шомырт өлгергәч, безне агач башыннан эзләргә кирәк. Күрше Әминә апаларның шомыртына менүе уңайлы булса, урманчы Зәкәрия абыйларның шомыртлары эре, баллы икәне нык хәтердә калган. Үзебезнең шомыртка күрше Сәгадәт апа менгерми иде: “Сындырырсыз, минем бердәнбер күләгә чыганагым ул,” - дия иде. Шул агач астындагы эскәмиядә көннәр буена утырыр иде мәрхүмәкәй. Илмирларның, Мәрхәбә апаларның шомыртлары  да безнең ашказаны аша күп үтте инде, Аллага шөкер. И ул шомыр ботагында ертылып калган күлмәк итәкләре, шомырт сытыгыннан каралган күлмәк кесәләре - әниләр орыша торыр иде, ә без һаман шул агач башында. Урамдагы 6-7 бала, бар җиргә дә җитештек. Әле шул арада кача-поса борчакка барасың. Һәр нәрсәнең үз вакыты: җир җиләге, каен җиләге ашар өчен бик ерак барасы, хәзер генә ул авыл уртасыннан гына да чиләк-чиләк җиләк җыярга була, теләгән кешегә.

Хәзер заманасы башка шул, табигате дә сизелерлек үзгәрде, кешеләрен әйтәсе дә юк инде. Бакчадагы шомыртын түгел, койма янындагы кычытканын да кешегә бирми. Авылны карга, саескан басты, әллә нинди ят кошларны очратырга була. Шомырт җимешләрен ашаучы кошлар да бик күп икән. Көртлек, миләш чыпчыгы, суер, боҗыр кебек кошлар рәхәтләнеп авылга килеп, тамакларын туйдырып китәләр. Авызыңны ачып, сузылыбрак йөрсәң, җимешсез дә каласың. Менә шундый хәлләр, безнең чордашлар әлеге язманы укысалар көлә-көлә балачакларын хәтерләрендә яңартырлар, Шулчак аларга да рәхәт булып китәр, иншалла.

Безнең авылда бер басуга кыш буена кар яумады, нинди хикмәт микән бу?

     

Безнең гаилә керпеләр белән дус. Бер керпе (ЛЯЛЯ исеме бирдек) көн саен кич белән сөт эчәргә килә иде.

Әллә адашып, әллә үз теләге белән шунда, яз көне авылда ак аю пәйдә булды. Карлар эреп беткәч, үзе тагын югалды. 2016 нчы елда да килерме, көтәбез. әле.

Иске Вәрәш авылы янындагы күлләрдә үсүче сары төнбоеклар. Фотога Айваз төшерде, 2015 ел

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вәрәшбаш миләүшә хәсәнова табигать турында табигать могҗизалары табигать могҗизасы