Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Сызык

Даими авторларыбызның берсе, Мамадыш районы Кече Кирмән авылыннан Әмир Фәрхуллинның яңа шигыре.

Әмирнең шәхси блогына рәхим итегез

Сызык

Язам дәфтәремә.

Тарих. Конспект. Кызык.

Бар бит буш урын, тик

Алда – кызыл сызык!

Шулай, әйтерсең лә,

Аны узу мөмкин.

Дәрестәге таләп –

Нишлим? Бозмыйм, үтим...

Чыгам мин сәхнәгә.

КВН. Бик кызык.

Тик безнең чыгышка

Куялар бер сызык.

Казыйлар бәяли –

Бул түзем, бул җиңел.

Өстәргә көчеңә

Бар - бары тик күңел.

Таләпләр – сызыклар.

Куела күңелгә.

Янабыз, тиз генә

Калабыз күмергә.

Түзәрсең син ничек?

Булса күңел сынык.

Ашыкма, әйтмә, тик

Уйлап тор бер тынып.

Үтү мөмкинме соң?

Шул кыршау сызыкны

Матурлап сора, я

Үт әйләнеп бары

Яшертен тозакны.


Фәрхуллин Әмир, 15 яшь, 9 нчы сыйныф, Кече Кирмән төп мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур шигырь, узенчэлекле.