Көмеш кыңгырау

Сыналган дуслар

Матур, кояшлы авыл иртәсе. Тирә-якта «чүт-чүт» итеп кошлар сайрый. Әллә каян күренеп торган искиткеч бизәкле өй кыегына Карлыгач килеп кунды.

Аның янында иптәше дә бар иде. Алар бергәләшеп тырыша-тырыша оя ясарга керештеләр. Иң элек планын төзеделәр, нинди материал кулланачаклары турында фикер алыштылар. Аннан соң инде балчык, салам белән аралаштырып бик матур оя ясадылар. Оялары ныклы, җылы, матур килеп чыкты. Алар рәхәтләнеп шунда яши башладылар.

Бу ишегалдында сары түшле Песнәк күптәннән яши иде инде. Песнәкнең бик тә Карлыгач белән дуслашасы килә башлады. Беркөнне күчтәнәчләр алып, ул аларга кунакка килде. Үзенең эчкерсезлеге, ярдәмчеллеге белән Карлыгачка бик ошады. Карлыгачны тирә-яктагы басу-кырлар, урман-күлләр белән таныштырды ул. Алар гел бергә очтылар, кич җитсә, табигатькә сокланып, өй кыегында утырдылар, бер-берсенең хәлен белеп, ярдәмләшеп тордылар.

Шушы ук ишегалдында Чыпчык та яши иде. Ул бу ике дусның тугърылыгыннан бик көнләште. Аның да Карлыгач белән аралашасы килә иде. Шуңа күрә дә ул аларның араларын бозу өчен сәбәп эзли башлады.

Менә беркөнне Карлыгач дустына үзенең кунаклар җыячагын әйтте. Аш өстәле әзерләшергә Песнәкне чакырды:

–    Иң якын, ышанычлы дустым син, Песнәк. Сиңа ышанып торам берүк килми калма, зинһар, – диде ул ялынып.

–    Һичшиксез, киләм, дустым, бер дә борчылма, – дип җавап бирде Песнәк.

Иртән иртүк торып, балаларын ашатып, юындырып, ул Карлыгачларга юл алды. Аның каршысына Чыпчык елап килеп чыкты. Ә безнең Песнәк бит бик тә ярдәмчел, авыр вакытта булышучы да, ул шунда ук Чыпчыкны юатырга кереште:

–   Туктале, дустым, елама, яхшылап аңлат кайгыңны, бәлки мин булыша аламдыр сиңа?

– Улым белән кызымны әбиләренә булышырга җибәргән идем. Кызым кайтты, улым һаман кайтмый, мөгаен, адашып калгандыр, – дип, тагын да ярсып елап җибәрде Чыпчык.

–    Туктале, борчылма әле син, йә, әйдә, бергәләшеп эзләп кайтабыз улыңны, – дип юатты аны Песнәк. Ул инде үзенең Карлыгач өенә барып, өстәл әзерләшергә барасы икәнен онытып та җибәргән иде. Ә мәкерле Чыпчыкка шул гына кирәк тә, бик тиз ризалашып, Песнәкне алып та китте. Чынлыкта Чыпчыкның балалары әтиләре белән болынлыкка күңел ачарга киткән иде.

Карлыгач Песнәкне бик нык көтте-көтте дә, өстәлне берүзе генә әзерләргә булды. Юк үпкәләмәде ул аңа. Аның да гаиләсе бар, үз мәшәкатьләре бардыр, дип уйлады. Ә Чыпчыкның улын урман буйларыннын, чишмә яннарыннын, аланнардан эзләделәр. Караңгы төшкәч кенә өйләренә кайттылар. Билгеле инде, Чыпчыкның балалары барысы да өйдә иде. И сөенде инде Песнәк күршесенең улы табылуга.

Икенче көнне ике дус арасындагы гауганы карарга дип, Чыпчык ишегалдына чыгып утырды. Ни күрсен, Карлыгач белән Песнәк гөр-гөр килеп, чәй эчеп утыралар. Чыпчыкның бик тә ачуы килде. Уйлаган начарлыгы барып чыкмады бит. һәм ул икенче төрле хәйлә эзли башлады.

Ямьле җәй әкрен генә үтеп киткән, Карлыгач гаиләсе белән җылы якларга китәргә әзерләнә башлады. Песнәк бик борчылды, якын дусты, сердәше китә бит.

Ә Чыпчык яңа хәйлә уйлап тапты. Песнәк янына килде дә:

– Туганнарымның ояларын хуҗаның мәчесе җимереп төшергән, кышны чыгарга монда кайтырга җыеналар. Син бит минем иске ояга урнаштың, тиз арада бушат аны, – дип әмер бирде.

Песнәк нишләсен – китәргә булды. Саубуллашырга дип дусты Карлыгач яныны керде.

– Карлыгач, дустым, сиңа кадәр мин китәргә булдым бит әле, саубуллашырга кердем синең белән, бәлки, бүтән күрешә дә алмабыз, – диде.

– Ни сөйлисең син? – дип гаҗәпләнде Карлыгач. – Син минем якын дустым бит. Әйдә, болай итәбез. Без озакламый юлга кузгалабыз, ә син гаиләң белән безнең ояда калырсың..

Песнәк сөенеченнән дустын кочаклап елады. Чын күңеленнән рәхмәтләр әйтеп, гаиләсе белән Карлыгач оясына күченде. Әле ул балалары белән Карлыгачны авыл башына кадәр озата да барды. Яз көне каршы алачагына ышандырып, озатып калды.

Ә мескен Чыпчык... Һаман дус таба алмый йөри, ди.

Иң мөһимен әйтмәгәнмен, песнәк дә безнең өй кыегындагы карлыгач оясында яши бит! Килеп күрегез әле, кунакка чакырам сезне!

Камилла Исламова, Тукай районы, Иске Абдул урта мәктәбе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: